Татар матбугаты
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды
2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130дан артык журналист катнашачак.
2 август көнне делегатлар “Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”; “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшләде, фикер алышты. Шулай ук әлеге көнне “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырылды.
3 август көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында чараның пленар утырышы узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган 5 ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылачак.
Пленар утырышта дискуссия мәйданчыклары эшләренә нәтиҗә ясау, Съезд резолюциясен кабул итү, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау да булачак. Шулай ук әлеге көнне театр фойесында “Татарстан Республикасының визит картасы” дип исемләнгән фотоэкспонат күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк.
4 август көнне делегатлар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышачаклар.
5 август көнне Съезд делегатлары һәм кунаклар Татарстан Республикасының Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачаклар. Шулай ук съезда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган алар Казан Кирмәнендә узачак Халыкара “Түгәрәк уен”татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнашачаклар, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылачаклар.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлеге турында белешмә
Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия Федерациясенең 68 төбәгендәге (шул исәптә Татарстан да бар), ерак һәм якын чит илләрдәге 476 татар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Татар конгрессы Башкарма комитеты үз эшчәнлеген төрле юнәлешләр буенча, җиде комиссия аша алып бара:- Милли мәгариф һәм фән;
- Татар милләтен үстерү стратегиясе;
- Халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары;
- Мәдәният һәм татар халкының рухи мирасы;
- Татарлар яшәгән регионнарда икътисадый элемтәләрне һәм эшмәкәрлекне үстерү;
- Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат яссылыгын булдыру;
- Дин эшләрен координацияләү (әлеге комиссия каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы да оештырылды).
Бөтендөнья татар конгрессы
[gallery link="file" columns="1" size="large" ids="30332,30333,30334,30335,30336,30337,30338,30339"]Рәзилә Хәйретдинова фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев