Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак

Апрель уртасында, төгәлрәге 13-15 апрель көннәрендә, Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак. Быел форум V тапкыр үткәрелә. Бу хакта бүген матбугат очрашуы барышында БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр ите. Узган ел чара 24-26 апрель көннәрендә үткәрелде. Анда 500ләп делегат катнашты. Аерым алганда, Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 120ләп, Россиянең 53 төбәгеннән 270ләп, 22 чит илдән 110лап хатын-кыз республика башкаласында булып китте. Алдагы елларда форум май аенда уздырыла торган булса, 2016 елда, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел туу уңаеннан оештырылачак чараларга туры китереп, форум иртәрәк үткәрелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев