Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бәйрәм концерты оештырыла

Бүген, 12.00 сәгатьтә, “Ак барс” яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бәйрәм концерты узачак, дип хәбәр итә Казан башкарма комитеты. Мәртәбәле кунакларга “Шарм” шоу-театры әзерләгән программа “Бөек Җиңү авазы” дип аталачак. Анда районнарның иң яхшы коллективлары һәм ансамбльләре, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары, Россиянең атказанган артистлары чыгышы көтелә. Бәйрәмнең төп вакыйгасы булып, 1967 елның 4 ноябрендә “Кызыл Тау” бистәсендә салынган капсулны ачу булачак. Андагы “Киләчәккә хат”ны Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов Бөек Ватан сугышы ветераны белән бергә укыячак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев