Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан тарихын чагылдырган китап тәкъдим ителде

Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының конференция залында  «Нам жить и помнить. Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.)», дигән китап тәкъдим иттеләр. Презентация книги "Нам жить и помнить" «Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елдан артык вакыт узса да, бу дәһшәтле еллар белән кызыксыну киресенчә арта гына бара, ди Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының директор урынбасары, академик  Радик Салихов. Гади халыкны да, зур галимнәрне дә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар үзенә җәлеп итә. Безнең тарих интитуты тарафыннан әзерләнгән «Нам жить и помнить» китабы Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан тарихын чагылдыра. Монда республика тормышы төрле яктан сурәтләнә. Сугышта батырларча көрәшкән солдатларыбыз хакында да, ТАССРның икътисады, сәясәте, мәдәнияте һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакярь хезмәте дә бәйнә-бәйнә чагылдырылган». Презентация книги "Нам жить и помнить" «Нам жить и помнить. Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.)» монографиясенең авторлары – Айсылу Кәбирова, Екатерина Кривоножкина һәм Александр Бушуев. Әлеге проект "Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" программасы нигезендә  Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында гамәлгә ашырылды. Басма 150 фотография һәм 120 тарихи документ, төрле таблицалар һәм бер карта, герой шагыйрьләребез әсәрләре белән баетылган.  Шулай ук биредә ветераннарның истәлек-хатирәләре дә урын ала. Китапның тиражы - 1500 данә. Китап авторларының берсе - тарихчы галим Александр Бушуев белдергәнчә, «Нам жить и помнить. Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.)» монографиясе тарих белән кызыксынучылар,  укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучыларына да адреслана. Яңа басма Татарстанның  Мәгариф һәм фән һәм  Мәдәният министрлыклары аша киң катлам укучыларга таратыла. Презентация книги "Нам жить и помнить"
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев