Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектының нәтиҗәләре турында фикер алышалар

Бүген Казанда "Штаб" резиденциясендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Ногманов 2016 елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, журналистларга "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектының нәтиҗәләре турында сөйли.

Бизнес-омбудсмен, шулай ук, Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның проект төркемнәре эшләре турында бәян итәчәк. Тимур Ногмановның 6 декабрь көнне Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узачак Эшмәкәрлек буенча советның киңәйтелгән утырышка чыгарылачак темалар турында хәбәр итүе көтелә. Моннан тыш, ул советның 2017 елда башкарасы төп эш юнәлешләре турында мәгълүмат җиткерәчәк.

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашудан соң хосусый медицинаның мәҗбүри медицина иминияте системасына керә алуын тәэмин итү буенча проект төркеме утырышы узачак. Эшкуарлар хакимият органнары белән хосусый медицина оешмаларының мәҗбүри медицина иминияте буенча ярдәм күрсәтә алу критерийлары буенча фикер алышачак. Әлеге критерийлар бизнес-берләшмә тарафыннан берничә ай дәвамында эшләгән. Бу кагыйдәләр һәм хосусый сәламәтлек саклау учреждениеләренең эш тәртибе турында советның киңәйтелгән утырышында Татарстан Президентына тәкъдим ителәчәк.

2016 ел дәвамында бизнесның актуаль мәсьәләләре буенча 50 дән артык проект төркеме булдырылганын билгеләп үтәргә кирәк. Аларның яртысыннан артыгы төрле карарларны гамәлгә ашырырга да өлгергән, калган мәсьәләләр эшкәртелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев