Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышы узды

Бүген Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышы узды. Көн тәртибенә 33 мәсьәлә кертелгән иде. Алар арасында тугыз республика законы проекты, уналты федераль законнар проекты һәм дүрт Россия субъектларының закон чыгару инициативасы бар.

«Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында» республика законы проекты беренче укылышта каралды. Фикер алышуга “парламентсыз партияләр” дә чакырулды. Сәяси партияләрнең Татарстанда теркәлгән 67 бүлекчәсенең 2 генә парламентта фракциягә ия.

«Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында», «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында», «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә беренче укылышта каралды.

Депутатлар икенче укылышта «2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында», «2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проектлары каралды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев