Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда беренче татар тарихчысы Газиз Гобәйдуллинның исемен мәңгеләштерергә телиләр

Казанда беренче татар тарихчысы, тюрколог һәм журналист Газиз Гобәйдуллинның исемен мәңгеләштерергә ниятлиләр. Әлеге мөмкинлек хакында «Чорга шәхес аша караш: Газиз Гобәйдуллинның 130 еллыгы» дигән фәнни-гамәли конференциядә фикер алыштылар. Фикер алышуда Мәскәү, Азәрбайҗан, Румыния һәм Бөекбританиядән килгән галимнәр, бөек татар тарихчысының эшчәнлеген яхшы белүчеләр катнашты. Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова сүзләренчә, Казанда Газиз Гобәйдуллин һәм аның гаилә әгъзалары исеме белән бәйле объектлар күп, әмма алар мәңгеләштерелмәгән. «Бездә үз вакытында Казаннынң 1000 еллыгы музеена, «Казан» милли-мәдәни үзәгенә тапшырылган кызыклы документлар бик күп. Без төрле вариантларны караячакбыз, бу – форумда катнашучыларның барысының да теләге», - диде Ирада Әюпова. Газиз Гобәйдуллинның оныгының кызы, конференциядә катнашкан Ирина Бесарабская Казанга гаилә архивының бер өлешен тапшырырга вәгъдә итте.
Татар информ
фото: wikipedia

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев