Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда беренче тапкыр "Яңа татар пьесасы" яшь драматурглар лабораториясе узачак

22-28 июньдә Казанда "Яңа татар пьесасы" дип исемләнгән I яшь драматурглар лабораториясенең беренче этабы уза. Әлеге лаборатория яшь талантлы авторларны ачыклау максаты белән үткәрелә. Лабораториянең педагоглары: драматург, сценарист, педагог, "Любимовка" фестиваленең арт-директоры Казачков Евгений Борисович (Мәскәү ш.), драматург, сценарист, курслар җитәкчесе Тупикина Юлия Владимировна (Анапа ш.), Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы, драматург, Г.Камал исемендәге ТДАТның режиссеры Зәйниев Илгиз Газинур улы, филология фәннәре докторы, К(П)ФУ профессоры Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, филология фәннәре кандидаты, К(П)ФУ доценты Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы, Г.Камал исемендәге ТДАТның баш рәссамы Скоморохов Сергей Геннадьевич. yana
Г.Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев