Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда беренче тапкыр татар телендәге "Байгал" нәфис фильмы күрсәтеләчәк

Татарстан режиссеры һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров бер елдан артык төшергән «Байгал» нәфис фильмының кайчан күрсәтеләчәген әйтте. 11 апрель көнне Казанның 270 урынлы «Парк Хаус» сәүдә үзәге кино залында фильм беренче тапкыр тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр игътибарына тәкъдим ителәчәк. Россиянең танылган актеры Владимир Вдовиченков катнашындагы картинаны төшерү эшләре март бәйрәмнәрендә төгәлләнде, диде режиссер. Аңа төс һәм тавыш коррекциясе үткәрелгән, фильм Мәскәүдә яңадан яздырылган. Детектив элементлары кергән тулы метражлы «Байгал» мелодрамасын төшерү эшләре 2016 елда башланды. Картинаны прокатка чыгарыр алдыннан, Илдар Ягъфәров аны Россия һәм чит ил кинотеатрларында күрсәтергә ниятли.
Ольга Голыжбина, Татар-информ
Фото: архив/Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев