Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда беренче тапкыр А.С.Пушкин исемендәге Россия дәүләт драма академия театры гастрольләре узачак

30 майдан 3 июньгә кадәр Казанда беренче тапкыр Россиянең иң өлкән драма театрының берсе - А.С.Пушкин исемендәге Россия дәүләт драма академия театры (Александрин театры) гастрольләре үтәчәк. Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зур сәхнәдә "Алтын битлек" премиясе лауреатлары - “Өйләнү” ("Женитьба") һәм "Ревизор" спектакльләре куелачак. 30 һәм 31 майда Казан тамашачысына Николай Васильевич Гогольның “Ревизор” әсәре буенча язылган Валерий Фокин куелышындагы спектакль тәкъдим ителәчәк. Бер антрактлы комедия Всеволод Мейерхольд һәм Михаил Коренев (ГОСТИМ, 1926 ел) версиясе буенча сәхнәләштерелгән. Спектакль – Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, "Алтын битлек" Россия милли театраль премиясе лауреаты һәм Санкт-Петербургның "Золотой софит" иң Югары театраль премиясе лауреаты. Гоголь иҗатын иң яхшы белүчеләрдән саналган Валерий Фокин "Ревизор"га инде өченче тапкыр мөрәҗәгать итә. Әмма аның бу проекты үзенчәлекле. Нәкъ менә шушы сәхнәдә комедия беренче тапкыр 1836 елның 19 апрелендә тәкъдим ителгән. Аны сәхнәләштерүдә классик язучы үзе актив катнашкан. Хәзерге спектакль – "Ревизор”ның унынчы александрин версиясе. 2 һәм 3 июньдә Валерий Фокинның "Өйләнү"ен Казан сәхнәсендә куячаклар. Бу спектакль  - "Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенең "Иң яхшы режиссер эше" һәм "иң Яхшы рәссам эше " номинацияләрендә җиңүче. Әлеге әсәр беренче тапкыр 170 ел элек сәхнәләштерелгән. Премьерада Подколесин ролен бөек рус актеры Александр Мартынов уйнаган. Һәм шул вакыттан башлап, "Ревизор" белән беррәттән, "Өйләнү" спектакле дә Александрин театры афишасына кергән. Гоголь әсәрләре, һәрвакыт труппаның иҗади торышын билгеләп, төп спектакльләр булып торган. Валерий Фокин "Ревизор"ны сәхнәләштергәч үк, “Өйләнү” әсәренә мөрәҗәгать итә. Аның өчен Гоголь иҗаты - күп еллар илһам чыганагы. Хәзерге спектакль язучының 200-еллык юбилее алдыннан әзерләнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев