Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда беренче тапкыр республикакүләм IT- форум узачак

Бүген Казанда беренче тапкыр республикакүләм IT- форум узачак. Форумда IT-компанияләрнең һәм шәһәр хакимияте, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәләре арасында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре тикшереләчәк. Шулай ук Россия IT-компанияләрнең чит ил базарларына чыгу турында да сүз барачак. Бу хакта форумның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда министрлык һәм ведомстволар, шулай ук ТР иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак.

IT-компанияләргә шәхси һәм дәүләт ягыннан (грантлар, субсидияләр, венчурлы капитал) финанс ярдәм күрсәтү турында бу тармакта шөгыльләнүчеләр өчен файдалы булыр, дип көтелә.

Форум семинарларында IT тармакның киләчәген һәм үсеш мөмкинлекләре тикшереләчәк. IT-кластер катнашучыларының проектлары форум кысаларында оештырылачак күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

Форум ТР Икътисад министрлыгы, «Кече һәм урта эшкуарлык субүектларның кластерлы үсеш Кама үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма, IT-парк һәм башка оешмалар ярдәмендә үткәрелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев