Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда беренче тапкыр "Мин беләм" дип исемләнгән татарча интеллектуаль уен узды

4 нче апрель көнне Казан кафеларының берсендә беренче тапкыр "Мин беләм" исемле татарча интеллектуаль уен узды. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе, уенны күзәтте һәм анда катнашучылар белән аралашты. Бу − Казанлылар өчен яңа төр күңел ачу чарасы. Моңа кадәр татар телендә интеллектуаль уен мондый масштабта үткәрелгәне юк иде. Проект максатларының берсе − татар телен үстерү. Кич утырудан башланган проект "Мин беләм" – төркем уены. Һәр төркемдә катнашучылар саны дүрттән алып алтыга кадәр була ала. Алты турда узучы уенда катнашучылар алып баручының сорауларына җавап уйлый. Иң күп дөрес җавап биргән команда җиңүче исеменә лаек була. "Проект гади бер кич утырудан башланды. Без, Казанда һәм чит регионнарда яшәүче татар яшьләре, еш кына җыелышып кич утырабыз. Шундый очрашуларның берсендә рус телендә хәзер бик популяр булган интеллектуаль уенны татарча үткәреп карау тәкъдиме әйтелде", − дип сөйләде уенны оештыручыларның берсе Ильмира Камаева. Интеллектуальная игра "Я знаю - мин белэм" Уенда катнашу өчен 4-6 кешенең төркем булып туплануы, интернетта теркәлү узуы һәм уенга килү генә сорала. Оештыручылар проектның идеясен кемнеңдер җиңүе һәм кемнеңдер җиңелүендә түгел, ә күңел ачуда, вакытны файдалы уздыруда һәм татарча аралашуда күрә. "Үз төркемен туплый алмаган кешеләргә дә уен өстәле артында һәрвакыт урын табылачак", − ди алар. "Мин беләм"дә катнашучылар өчен яшь чикләүләре юк, әмма басым яшьләргә ясала. Беренче уенда барлыгы 12 кеше катнашты. Оештыручылар белдергәнчә, теләк белдерүчеләр саны күбрәк булган. Катнашучылар "Кайнар кыстыбый", "Текә татар борычлары" һәм "Иа-иа" исемле өч төркемгә бүленеп ярыштылар. Нәтиҗәдә "Кайнар кыстыбый" төркеме җиңүгә иреште. Җиңүчеләргә ниндидер кыйммәтле бүләкләр бирелми. "Иң мөһиме − биредәге атмосфера, күңелле һәм файдалы ял итү", − ди оештыручылар. Интеллектуальная игра "Я знаю - мин белэм" Логиканы кушу җитә Уенның сораулары татар тарихы, мәдәнияте һәм әдәбияты белән бәйле. Аерым бер бүлек татар дөньясының соңгы яңалыкларына багышланган иде. Шулай ук фото һәм аудиосораулар бирелде. "Сорауларны төзегәндә төрле татарча китаплар һәм интернет кулландык. Аларга җавап бирү өчен ниндидер махсус белем кирәкми. Татар дөньясыннан аз гына хәбәрдар булу һәм логиканы кушу җитә", − ди уенның тагын бер оештыручысы Алсу Хафиз. Беренче уенның сораулары арасында "Казан метросын төзегән машиналарга кушылган хатын-кыз исемнәрен атагыз" кебек катлаулылары да, "Мәскәү Кремлендә сакланучы Мономах бүреге ни өчен беркайчан беркая чыгарылмый?" кебек логика белән җавап бирелә торганнары да бар иде. Интеллектуальная игра "Я знаю - мин белэм" "Безнең төп максат акча эшләү түгел" Рус телендә узучы мондый интеллектуаль уеннарга кешеләрнең акча түләп килүләре билгеле. "Мин беләм" уенында катнашу бушлай. "Әгәр дә уен уңышлы эшләп китеп, популяр булса, бәлки аны түләүле итәргә дә буладыр. Әмма барлык керем проектның үзенә китәчәк. Безнең төп максат акча эшләү түгел", − ди бу уңайдан Алсу Хафиз. Интеллектуальная игра "Я знаю - мин белэм" Чиратта − чит регионнар Уен азагында шактый уңай фикерләр әйтелде. Катнашучылар проектны дәвам итәргә һәм озакка сузмый чираттагы уенга җыелырга кирәк дигән нәтиҗә чыгарды. Оештыручылар да проектның ныклап эшләп китүенә ышана. "Казанда уңышка ирешә алсак, чит регионнарда да татарча интеллектуаль уеннар уздыруны планлаштырабыз", − ди Алсу Хафиз. Интеллектуальная игра "Я знаю - мин белэм"

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев