Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда беренче тапкыр III Халыкара ислам археологиясе конгрессы узачак

26-28 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр III Халыкара ислам археологиясе конгрессы узачак. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конгресста Россия, Казахстан, Әзербайҗан һәм Украинадан 60 тан артык галим катнашачак. Фәнни форумны Татарстан Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты катнашында республика Фәнннәр академиясе оештыра. Проектны тормышка ашыручы партнерлар - Россия ФА Археология институты, РФА Көнчыгышны өйрәнү институты, Дәүләт Эрмитажы, Казан федераль университеты һәм Россия тарих җәмгыятенең Казан бүлеге.

Фәннәр академиясе ачыклык керткәнчә, заманча археология бергәлегендә Халыкара ислам археологиясе конгрессы − ул мөһим фәнни проектларны тәкъдим итү, актуаль проблемалар буенча фикер алышу, ислам голәмәсенең үткәнен өйрәнү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче галимнәргә этәргеч бирү мөмкинлеге.

Беренче тапкыр Халыкара ислам археологиясе конгрессы 2005 елда Төркиянең Истанбул шәһәрендә узды. Икенче тапкыр 2011 елда Пакыстанның Исламабад шәһәрендә үткәрелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев