Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда беренче тапкыр "Игелекле Казан: хәйриячелек традицияләре" форумы ачылды

Бүген Татарстан башкаласында беренче тапкыр “Игелекле Казан: хәйриячелек традицияләре” форумы ачылды. Әлеге форум 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Казан мэры Илсур Метшин форум ачылышында хәйриячелек эшендә катнашучы барлык кешеләргә рәхмәтләрен җиткерде. “Казан мэры буларак минем хыялым бар – Казанны “игелекле шәһәр” дип белсеннәр иде”, – диде мэр.

Аның сүзләренчә, казанлылар хәйриячелектә актив катнаша, 15 меңнән артык кеше волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. “Күп кенә предприятиеләр хәйриячелекне хезмәт юлында мөһим принцип итеп саный», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Казан мэры форум үткәрү идеясе Казанның хәйрия фондлары вәкилләре тарафыннан хәйриячелек буенча беренче шәһәр советы утырышында әйтелгәнен искә алды. Бүген форум кысаларында җәмгыятьтә игелекле кеше тәрбияләү, хәйриячелек үсешендә матбугат чараларының ролен үстерү, бизнес һәм хәйрия фондлары арасында хезмәттәшлек кору кебек мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.

Форумда Казан мэры Илсур Метшин, "Русфонд" президенты Лев Амбиндер, Россиянең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Социаль мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Елена Тополева-Солдунова, Россия дәүләт социаль университеты ректоры Наталья Починок һәм башка затлар катнаша. "Игелекле Казан" форумында катнашырга Татарстаннан 500 дән артык кеше теркәлгән.

Форум кысаларында, Казан Ратушасы фойесында “Игелекле Казан” хәйрия проектлары күргәзмәсе дә эшли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев