Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда беренче тапкыр буги-вуги биюе турниры узачак

Ул “Мега-Казан” сәүдә үзәгендә 19 ноябрьдә үтәчәк. Халыкара дәрәҗәдә оештырылган турнирда Россия, Украина, Италия һәм Финляндиядә командалары катнашачак.

“Быел җәй “Паркларда бие” акциясе кысаларында Казан Кремле яр буенда буги-вуги буенча ачык дәресләр үткәрелгән иде, Казан халкы аларны бик кызыксынып кабул итте. Без мастер-класска буги-вуги биюен башкарырга өйрәтүче иң яхшы укытучыларны, илнең чемпионнарын чакырган идек. Шуннан соң Казанда турнир уздыру идеясе туды. Хәзерге вакытта безнең ярышларда төрле илләрдән 30 пар катнашырга теләк белдерде. Катнашучылар саны әле тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм”, - ди Татарстанның Акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Эмир Харисов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев