Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда башкорт вокал мәктәбен татар мәктәбеннән көчлерәк дип саныйлар (ВИДЕО)

Әлеге фикерне Рәшит Ваһапов исемендәге XIII халыкара җыр фестивале гала-концертыннан соң Татарстан музыка белгече Филүсә Арсланова җиткергән. “Башкорт мәктәбе бик көчле, ә безнеке үзешчәннекенә якын. Яхшы җырчы ул яхшы педагог дигән сүз түгел”, — дип билгеләп үткән ул "Бизнес Online” интернет-газетасы корреспонденты белән әңгәмәдә. Фестивальдә конкурсантлар башкорт җырларын да башкарган. “Аксу” продюсерлык үзәге генераль директоры Рөстәм Сәрвәров шулай ук Башкортстан башкаручыларының күпкә көчлерәк икәнен җиткерә. “Күрше республика педагоглары көчлерәк, мәктәпләре көчлерәк, әйтәсе дә юк. Биредә Башкортстаннан берничә катнашучы гына әле, ә анда аларны, берьюлы 30-40 кешене җыеп, аерым концерт оештырырга була”, — дип белдергән продюсер. Гала-концертта танылган опера җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын маска” иясе Илһам Вәлиев чыгыш ясады. Ул, сәхнәгә Салават Юлаев образында чыгып, Заһир Исмәгыйлев операсыннан популяр ария башкарды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев