Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Башкорт драма театры "Мин синең кайнәң булам" дигән спектакль куячак (төп рольне Фидан Гафаров башкарачак)

- Тиздән Башкорт драма театры Казанга гастрольләр белән барачак. “Мин синең кайнәң булам” дигән шәп спектакль куячакбыз. Мин анда төп рольне – кайнәне уйныйм. “Здравствуйте, я ваша тетя” фильмында аны Александр Калягин уйный. Әмма мин бу рольне Калягиннан да шәбрәк уйныйм. Хатын-кызлар акылдан чашарлык итеп. Күз алдына китерәсезме, алар бит әле дә “Фидан” дип хыяллана. Инде романтик рольләр дә сирәк тия, әмма барыбер, кызларның мәхәббәтләрен әле дә тоеп яшим. Минем очракта ул һөнәрем өчен иң кирәк атрибут. Тормыш иптәшем Фәридәм моны яхшы аңлый, хәтта шаярта да: “Начар артистка гашыйк булмыйлар”, - ди. Мин аның акыллылыгына, түзем холкына сокланам һәм үз гаиләм белән горурланам. фидан Яз җитүен түземсезлек белән көтеп алам. Минем өчен ул – яңа илһам чыганагы. Үземне әле дә егетләрчә, шәп хис итәм. Руль артында үзем җилдерәм, хәтта Мәскәүләрне дә урап кайтам. Казанга да үзем, үз машинамда барырга иде. Бер ай кала ук бик күп очрашулар билгеләнде. Һәрвакыт “Татарстан” кунакханәсендә тукталам. Кунакларны, дусларны шунда кабул итәм. - Сезгә еш гашыйк булалар дидегез. Ә үзегез тормыш юлында чын-чынлап кемгә гашыйк булдыгыз? - Тәүге мәхәббәтем – авылдашым Зөлфия. Бер ел аның белән очрашып йөрдек. Кеше күзенә күренмәскә тырышып кычыткан арасында күрешүләр!.. Әтинең “тройной” одекалонын урлап аңа бүләк иткән идем. Шкафта яшерелгән хуш исле сабыннарны да аңа алып бара идем. Бу балачак хисләре. Ә аннары мин Фәридәмә гашыйк булдым. Бүген дә бер-беребезне аңлап, юл куешып яшибез. Чын мәхәббәт шул буладыр да инде! - 40-50 ел элек тә сәхнәдән хатын-кызларга мәдхия укыгансыз, бүген дә аларга багышлап шигырьләр сөйлисез... - Чөнки гомер буе хатын-кызларга табынып яшәдем. Ходай мине гүзәл затлар өчен генә яраткандыр. “Синең башыңны хатын-кыз ашап бетерер инде”, — дип мәрхүмә әнием еш әйтә иде. Яратам мин хатын-кызларны!

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев