Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда балаларга хокукый ярдәм күрсәтеләчәк

18 ноябрьдә, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, Казанда халыкны кабул итәр өчен алты пункт ачыла.

Аларда белгечләр балаларның хокуклары, уллыкка-кызлыкка алуның юридик аспектлары һәм балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләре буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.

Белгечләр халыкны район администрацияләрендә кабул итә. Моннан тыш, 17 ноябрь көнне сәгать 10.00дән 13.00гә кадәр Халыклар дуслыгы йортында да консультация алырга мөмкин булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев