Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Аяз Гыйләҗев исемендәге театр фестивале узачак

8-11 ноябрь көннәрендә Казанда Аяз Гыйләҗев исемендәге театр фестивале узачак. Фестивальдә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән килгән театр коллективларының катнашуы көтелә. Бу хакта Камал театрның Кече залында яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуында режиссер Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте. "Соңгы вакытта күп кенә театр коллективлары язучы Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен сәхнәләштерә. Халык язучысына багышланган чаралар бик күп уза. Әлеге фестиваль ярдәмендә аның исемен мәңгеләштерергә, яшь буынны бай мирасы белән таныштырырга кирәк. Аяз Гыйләҗевның иҗаты башка халыкларга да яхшы таныш. Бүген дә аның әсәрләре яратып укыла. Шуңа күрә фестивальдә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән килгән театр коллективлары да катнаша. Хакасия республикасыннан катнашырга теләк белдерделәр. Фестиваль кысаларында Г.Камал театры артистлары Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә" спектаклен күрсәтә", - диде театрның баш режиссеры. Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1948 – 1950 елларда ул – Казан дәүләт университетында укый. 1950 елның мартында 58 статья буенча (советларга каршы пропаганда) хөкем ителә. 1955 елның августында азат ителә һәм реабилитацияләнә. 1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1983 ел), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985 ел), М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1987 ел), Татарстанның халык шагыйре (1993 ел).
Ләйлә Хәкимова. Татар-информ
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев