Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда автор-башкаручы Рәдиф Кашапов һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның "Ике күләм" альбомы тәкъдим ителәчәк

25 декабрь көнне Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан үткәреләчәк JADIDFEST фестивалендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, автор-башкаручы Рәдиф Кашапов һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина хезмәттәшлеге нәтиҗәсе – “Ике күләм” альбомы тәкъдим ителәчәк. Чара 16:00 сәгатьтә “Смена” яңа мәдәният үзәгенең икенче катында үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге хәбәр итә. "Фестивальдә Рәдиф Кашапов һәм Йолдыз Миңнуллина бергә яздырган “Ике күләм” исемле пластинкасын тәкъдим итәчәк: Миңнулинаның шәһәр рифмалары Кашаповның җитез электроникасы белән үрелеп барачак. Чара 16:00 сәгатьтә “Смена” яңа мәдәният үзәгенең икенче катында үтәчәк", - ди оештыручылар. “Ике күләм” альбомының беренче композициясе “Пәрдәдә дә, тәрәзәдә калсын” халык игътибарына инде тәкъдим ителгән. Трекның башкаручылары YMRK акронимы белән бирелгән. Ул Йолдыз Миңнуллина һәм Рәдиф Кашапов исемнәренең баш хәрефләреннән алынган. “Безнең беренче JADIDFESTта 25 кеше 3 сәгать буе Һади Такташның шигырьләрен укыды. Аларның фонында минем һәм башкаларның башкаруында музыка уйналды. Катнашучылар арасында Йолдыз Миңнуллина да бар иде. Бу чарадан соң мин аңа бергәләп альбом яздырырга тәкъдим иттем. Ул ризалашып, проектка үзенең 11 шигырен сайлап алды. Аларга карап мин үземнең композицияләремне көйли башладым”, - дип сөйләде Рәдиф Кашапов. Аның әйтүенчә, күп кеше шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның образын күбрәк гитара, бард җырлары, рок-музыкага тиңли. Ләкин Рәдиф Кашапов аны халыкка шундый яңа форматка кертеп тәкъдим итәргә теләгән. Автор-башкаручы халык яңа альбомның композицияләре белән кызыксыныр дип өмет итә. Чөнки аның әйтүенчә, бу аларның бу юнәлештә беренче тәҗрибәсе. “Бу гадәти музыкаль кичәләрдә уйнала торган гади музыка түгел. Биредә трек заманча синтезаторлар, гиталаралар, драм-машиналар һәм башкалар ярдәмендә язылган”, - ди Рәдиф Кашапов.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев