Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда ашыгыч ярдәм өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр фикер алыша

Бүген Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә “Заманча күппрофильле медицина оешмасында кичектергесез ярдәм: проблемалар, бурычлар, перспективалар” темасына IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ашыгыч ярдәм өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр терапия, травматология, токсикология, кардиология, гинекология, хирургия һәм башка юнәлешләр буенча төрле профильле пациентларга кичектергесез ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

Татарстан токсикологиясе тарихында беренче мәртәбә, Россиянең баш токсикологы Н. Остапенко җитәкчелегендә алдынгы токсикологлар да җыелачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев