Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Алтын Урда чоры дин галименең хезмәте тәкъдим ителәчәк

5 сентябрьдә “Корстон” үзәгендә Алтын Урда чорындагы дин галиме Әбү Бәкр Каландар Румига багышланган "түгәрәк өстәл" узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев хәбәр итте.
Мәгълүм булганча, 4 сентябрдә Болгар ислам академиясенең тантаналы ачылышы була. 5 августта “Корстон” үзәгендә, әлеге уку йорты ачылу уңаеннан, Россиякүләм чаралар оештырылачак. Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге әлеге уңайдан түгәрәк өстәл уздыра.
Түгәрәк өстәл вакытында Әбү Бәкр Каландар Руминың рус теленә тәрҗемә ителгән хезмәтен дә тәкъдим итәчәкләр. Проектның авторы Илнур Миргалимов белән Россия мөфтиләре советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов.
“Каландар-намә” - фарсы әдәбиятының үзенчәлекле әсәре. Суфи Әбү Бәкр Каландар Руми тарафыннан XIV гасырда Кырымда язылган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев