Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Ачык күңелләр шәһәре" дигән инклюзив бәйрәм оештырылачак

30 августта, ягъни шәһәр көнендә, Казанның Татар бистәсе территориясендә “Ачык күңелләр шәһәре” дигән инклюзив бәйрәм оештырылачак. Аны үткәрү тәкъдиме белән “Яшьлек” мәдәният сарае каршында эшли торган “Э-моция” инклюзив студиясе, шәһәрнең мәдәният идарәсе ярдәме белән Константин Васильев музее чыккан. Инклюзив мәйданчык – Казанда кешеләрне сәламәт һәм инвалидларга аермый торган җәмгыять булдыруда яңа тәҗрибә. Чара инвалид кешенең уңай актив образын тудыру һәм иҗади шәхес буларак күрсәтү өчен оештырыла. Шулай ук оештыручылар киң җәмәгатьчелек игътибарын инклюзив иҗатка юнәлтәсе килә. Бәйрәм барышында инвалидлыгы булган һәм сәламәт артистларның чыгышлары бергә үрелеп барачак. Программага шәһәрнең "НеЗаМи" ансамбле, "Шаги" хәрәкәт студиясе, "Бәхет" дуэты, "El Deseo" Фламенко мәктәбе, шулай ук “Э-моция” инклюзив студиясенең #сердцагорода спектаклен күрсәтү кертелгән. Чара 30 августта 15.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев