Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда А.М.Горький музее ачылды

"Казан булмаса, язучы Горький да булмас иде", - ди А.М.Горький әдәби-мемориаль музее директоры Марианна Гаврилова. Ә Максим Горький үзе, борынгы шәһәргә мәхәббәтен белдереп: "Мин үзем чынлыкта Түбән Новгородта тусам да, рухым белән Казанда тудым", - дип язган. Реставрацияләнгән музей ачылышына килгән Айрат Сибагатуллин һәм Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, республика мәдәният эшлеклеләре белән бергә экспозицияләр белән танышты. Бинаның беренче каты Максим Горькийга, икенче каты ХХ гасырның тагын  бер бөек шәхесе - Федор Шаляпинга багышланган. "Музей Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы һәм ярдәме белән ремонтланды, - дип билгеләп үтте Айрат Сибагатуллин. - Бу музейны ремонтлау 4 ел дәвам итте һәм Алексей Максимович Горький да Казанда 4 ел яшәгән. Хәзер бөтен Россиядә Максим Горькийның 2018 елда билгеләп үтеләчәк 150 еллыгына зурлап әзерләнәләрдер дип уйлыйм. Әмма реставрациядән соң музей ачылу - әлеге истәлекле дата уңаеннан үткәрелгән беренче зур вакыйга", - дип өстәде ул. Язучының оныклары Дарья Максимовна һәм Марфа Максимовна әлеге вакыйга уңаеннан рәхмәт телеграммасын җибәргән. "Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, - диелгән анда, - язучы Максим Горький гаиләсенең берничә буыны исеменнән сезгә кайгыртуыгыз һәм Казандагы Горький әдәби-мемориаль музеена булышуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез". Язучының хатыны музей коллекциясенә аның күп әйберләрен биргән. Алар барысы да экспозициядә тәкъдим ителгән. Бүген ТР мәдәният министры, музей мөдире һәм барлык җыелучылар рәхмәт сүзләрен иң борынгы музейларның берсенә (узган ел аңа 75 ел тулды) яңа сулыш өргән төзүчеләргә юллады. Татарстан Президенты исеменнән А.М.Горький әдәби-мемориаль музее һәм аның бөтен коллективына рәхмәт хаты тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев