Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда 80 телгә тәрҗемә ителгән "Аршин мал алан" музыкаль комедиясенең премьерасы узды

Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 80 телгә тәрҗемә ителгән һәм зур уңыш белән төрле сәхнәләрдә барган “Аршин мал алан” музыкаль комедиясенең премьерасы булды. Либреттоның күп өлеше татарчага тәрҗемә ителгән булса да, тамашачыга ул, нигездә, рус телендә тәкъдим ителде. Шулай да музыкаль комедия татарча җырлаудан башланып китте һәм әсәр барышына ара-тирә татарча сөйләмне ишетергә мөмкин иде. Комедия азербайджанского композитора Узеира Гаджибекова "Аршин мал алан" Бөтен дөньяны әйләнгән әсәр Казан сәхнәсендә Кырымтатар дәүләт академик музыкаль-драма театры режиссеры Ринат Бекташев көче белән куелды. Спектакльдә Казан консерваториясенең Опера студиясе солистлары һәм Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов җитәчелегендәге Tatarica оркестры катнашты. Комедия азербайджанского композитора Узеира Гаджибекова "Аршин мал алан" Комедия азербайджанского композитора Узеира Гаджибекова "Аршин мал алан" Казан сәхнәсендә бу музыкаль комедияне кую идеясе, Ринат Бекташев сүзләренчә, кинәт барлыкка килгән. Ул зур җылылык белән Казан консерваториясенең ректоры Рубин Абдуллин белән дуслыгы турында сөйли. “Казан консерваториясе безнең икенче өебезгә әйләнде. Монда безнең вокалистлар да булып китте. Алар консерватория турында шулкадәр зур соклану белән кайтып сөйләде. Биредә үз осталыгын студентлар белән бүлешергә әзер талантлы кешеләр, белгечләр тупланган. Монда, әлбәттә, Рубин Кәбировичның да өлеше зур. Шул рәвешле, көннәрнең берендә ә нигә әле бу музыкаль комедияне биредә куймаска дигән идея барлыкка килде”, - дип сөйли режиссер куючы. Комедия азербайджанского композитора Узеира Гаджибекова "Аршин мал алан" Әмма Ринат Бекташев Казанга бер төрле уй-фикерләр белән килгән булса, гамәлдә барысы да ул ниятләгәнчә килеп чыкмаган. Режиссер сүзләренчә, концертлар залы - ул сәхнә түгел, Бирәдә ут та , аккустика да башка төрле һәм мондый шартларда аңа беренче тапкыр эшләргә туры килүен билгеләп уза. Шулай да чараларын табалар. Һәм спектакльдән соң шактый дәвамлы яңгыраган тамашачылар алкышлаулары бу тәҗрибәнең уңышлы булуы хакында сөйли. Комедия азербайджанского композитора Узеира Гаджибекова "Аршин мал алан" Казан консерваториясенең опера студиясе вәкилләре белән эшләү белән дә режиссер бик канәгать калган. Комедия азербайджанского композитора Узеира Гаджибекова "Аршин мал алан" “Әле формалашып бетмәгән, һәм сиңа кирәккә җайлаша белгән материал белән эшләү – ул зур бәхет. Ә инде формалашкан актерлар, вокалистлар алар инде еш кына гранит ташы кебек, үзгәртүләргә бик начар бирешә. Бу яктан балалар белән эшләү бик җайлы. Казан консерваториясе бик яхшы мәктәп, студентларның барысының базасы бар, алар бик теләп эшләргә әзер иде”, - ди Ринат Бекташев. Комедия азербайджанского композитора Узеира Гаджибекова "Аршин мал алан" 0454 Башта “Аршин мал алан” әсәрен татарчалаштырып кую идеясе булган. Әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында бу башлангыч өлешчә генә тормыка ашкан. Текстларны тәрҗемә иткән Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Гүзәл Сәгыйтова болай ди: “Мин либреттоның күп өлешен татарчага тәрҗемә иткән идем, ләкин текстны музыкага туры китерү һәм солистларга текстны ятлату вакыты бик аз калу сәбәпле, Кырымнан килгән режиссер ул тәрҗемәләрне ике җирдә генә калдырды. Гәрчә, татарчалаштыру идеясе аныкы булса да”. Белешмә өчен. “Аршин мал алан” - Азербайҗан композиторы Узеир Гаджибеков тарафыннан 1913 елда язылган әсәр. Опереттаның исеме Азербайҗанда элек урам сатучыларының “аршин мал алан” (товарны аршынлап алыгыз дигәнне аңлата) дип кычкырып йөрүеннән алынган. Сюжет буенча яшь сәүдәгәр Әскәр өйләнергә тели. Әмма кәләшен туйга кадәр күрмәү йоласына буйсынырга теләмичә, булачак хатынын үзе сайларга карар кыла. Нәтиҗәдә, дусты ярдәме белән ул үткен план кора: ярлы урам сатучысына киенеп, өйдән-өйгә кызлар карап йөри. Шул рәвешле ул гүзә Гөлчохрыны күреп гашыйк була. Кыз да яратып кияүгә чыгарга тели. Комедиянең финалы, әлбәттә, бәхетле була.
Гүзәл Насыйбуллина, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев