Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "20нче гасырның күренекле мөселман галимнәре" китабы тәкъдим ителәчәк

31 октябрь 14.00 сәгатьтә Татарстан фәннәр академиясенең кече залында Йолдыз Хәлиуллинның “20нче гасырның күренекле мөселман галимнәре” китабы тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Китап авторы Йолдыз Хәлиуллин МГИМОны һәм СССР Эчке эшләр министрлыгы Дипломатик Академиясен тәмамлаган. Ул 40 ел СССР һәм Россия Эчке эшләр министрлыкларында хезмәт куйган. 20 ел дәвамында Индонезиядә, Пакистанда, Румыниядә, Непалда һәм Шри-Ланкада, Кыргызстанда һәм Казахстанда Россия илчелегендә дипломатик вазифалар биләгән. Китап авторы тышкы сәясәт һәм дипломатия мәсьәләләре буенча шактый китаплар, татар шигъриятеннән алып төш физикасы актуаль проблемаларына кадәр яктырткан 50дән артык мәкаләләр авторы.      
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев