Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда 2016 нчы елда аерылышучылар саны арткан

Быел беренче яртыеллыкта Казан ЗАГСларында 2 мең 360 пар аерылышкан. 2015 нче елның шушы чорын белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч берникадәр арткан. Узган елда 2 мең 179 гаилә никахын рәсми рәвештә өзгән. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә билгеле булды. Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова өйләнешүчеләрнең дә бераз  кимүен әйтте. 2016 нчы елның 6 аенда 4112 яңа гаилә теркәлгән. 2015 нче елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 420 гә ким. “Күпләр кәбисә елы булганлыктан, ырымнарга ышанып, тормышларындагы бу мөһим вакыйганы киләсе елга калдырырга уйлаган”, - диде ул. Аерылышучыларга килгәндә, таркалган гаиләләрнең күпчелеге 5 елдан артык яшәмәгән гаиләләр. “Яңа гаилә коручылар саны берникадәр кимүгә карамастан, Казанда Идел буеның зур шәһәрләре арасында никахлар һәм аерылышулар нисбәте иң түбәне”, - диде Гүзәл Габбасова. Докладчы гаиләләрне саклап калу йөзеннән үткәрелә торган чараларга да кыскача тукталды. Мәсәлән, озак еллар бергә яшәгән ихтирамга лаек гаиләләр ЗАГСка чакырып хөрмәтләнә. Быел беренче яртыеллыкта 500 пар өчен шундый гаилә юбилейлары тантаналары уздырылган. Аерылышулар буенча вазгыятьне яхшырту өчен, Гүзәл Габбасова “Гаиләне саклап калыйк” уникаль медиатив программасы кертелгәнен искәртте. “ЗАГС мәйданчыкларында психолог-медиаторлар белән эшләү оештырыла. Бу барлык парларга тәкъдим ителә. Бу программага илдә тиңнәр юк”, - диде ЗАГС идарәсе башлыгы. Аның әйтүенчә, ел башыннан программада 264 гаилә пары катнашкан. Аларның 185ен саклап калуга ирешелгән. 106 пар ЗАГСка аерылышу турында гариза бирүдән баш тарткан. 79 пар элек бирелгән гаризаларын кире алган. “Бу проект әле яшь, ул гел камилләшер, төзәтмәләр кертелер”, - диде Гүзәл Габбасова. Ул Казанның “Миллениум” радиостанциясендә бер елдан артык психологик ярдәм күрсәтү буенча “Дела семейные” проекты гамәлдә булуын әйтте. “Тере диалог форматында туры эфирда казанлылардан күптөрле сораулар килеп ирешә. Гражданнар гаилә кыйммәтләре турында тирәнрәк уйлана”, - диде Гүзәл Габбасова. Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы журналистларга билгеләп үткәнчә, аерылышуларның инициаторы ешрак хатын-кыз. Гаиләләр таркалуга күбрәк эчкечелек, социаль тотрыксызлык сәбәп булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев