Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Россия студентлар язы"нда "Төбәк программалары юнәлеше"ндә Гран-при тапшырдылар

Казан "Баскет-холл"ында "Россия студентлар язы" илкүләм финалының "Төбәк программалары" юнәлешендә Гран-при тапшырдылар. Бу юнәлештәге лауреатларны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Страдзе һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов бүләкләде. "Майда төбәкләрнең берсендә "Россия студентлар язы" узганда, ул төбәккә уңыш елмая. Ә Казан өч тапкыр отты. Меңләгән яшьләр искиткеч бәйрәм оештырды. Бүген Татарстанның энергиясе һәм осталыгы ун тапкыр арткан", - дип белдерде Страдзе һәм министр Дмитрий Ливанов исеменнән илнең иң талантлы яшьләрен котлады. Ул шулай ук, быел фестивальдә иң яхшы катнашучыларга РФ Президенты премияләре саны артканлыгын да әйтте. Владимир Леонов, үз чиратында, "Студентлар язы"н  искиткеч бәйрәм, дип бәяләде. Бу юнәлештә Гран-при өчен РФның 30 субъекты көрәште. Өченче дәрәҗә лауреатлары итеп берьюлы өч төбәк делегациясе танылды, алар - Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы һәм Кемерово өлкәсе. Икенче урында - Приморье крае һәм Санкт-Петербург, ә беренче дәрәҗә лауреат итеп Татарстан танылды. Гран-прига Ханты-Манси автономияле округы (Югра) ия булды. Традиция буенча сәхнәгә делегацияләр тулы составта үз төбәкләре флаглары белән йөгереп чыкты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев