Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда 100 кеше этнографик диктант язган

Татарстанда 20 мәйданчыкта зур этнографик диктант узды дип хәбәр итә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте. Россиядә мондый акция беренче тапкыр үткәрелде. Гомумән анда 40 меңнән артык россияле катнашты. Казанда акция бөтен җирдәге кебек 11.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында башланды. Акциядә 100 кеше катнашты.

"Бу күптән көтелгән вакыйга. Безнең илдә этнографик диктант үткәрүгә нәрсә этәргеч булды? Без үз илебезне һәм халкыбызны җитәрлек дәрәҗәдә белмибез. Без - Татарстан Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре моны сизәбез. Шуңа күрә өч ел элек "Дуслык һәм татулык дәресләре" үткәрә башладык, алар этнография дәресләре булып тора да инде. Һәр пәнҗешәмбе балаларга ике сәгать буе илебез, анда яшәүче халыклар, аларның хокуклары турында сөйлибез. Этнографик диктант - барыбыз өчен дә имтихан. Шуңа күрә акциядә республикадагы Халыклар дуслыгы йортлары хезмәткәрләре дә катнаша", - диде Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Акциядә катнашучыларга төрле вариантта җаваплары булган 30 сорауга җавап бирергә кирәк. Биремнәргә дөрес җавап биргән очракта 100 балл җыярга мөмкин иде. Диктант вакытында сорауларга коллектив белән җавап бирү, китаплар, интернет, кәрәзле телефон куллану тыелды.

Экспертлар сүзләренчә кайбер сораулар гади кешеләр өчен генә түгел, ә белгечләргә дә катлаулы булган.

Акцияне оештыручылар россиялеләрнең этнографик грамоталыгын тикшерү максатын куйган. Бер айдан, 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә ватандашларның этномәдәни компетентлыгы дәрәҗәсе турында аналитик доклад игълан ителәчәк. Соңыннан белгечләр этнография буенча уку программасына тәкъдимнәр кертәчәк.

Казанда акциядә катнашучыларның күбесе студентлар, шулай ук укытучылар да сорауларга җавап бирү теләге белдергән.

Этнографик диктантта катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Акциядә катнашкан казанлыларның якынча нәтиҗәләре иртәгә «Наш дом Татарстан» порталында дөнья күрәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев