Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан журналистларына Мөхәммәд пәйгамбәр турында тыелган фильмны тәкъдим иттеләр

4 сентябрь «Мир» кинотеатрында «Мөхәммәд — Аллаһның илчесе» (русча тәрҗемәдә «Мухаммад – Посланник Всевышнего», гарәпчә атамасы محمد رسول‌الله) фильмы күрсәтелде. Фильмны куючы режиссер Маджид Маджиди һәм продюсер Мохаммад Реза Сабери, шулай ук Иранның Россиядәге илчелегенең мәдәният буенча атташесы Махди Саадатнежад журналистлар белән тәрҗемәче аша аралашты.

Режиссер Маджид Маджидиның 2015 елда төшерелгән «Мөхәммәд — Аллаһның илчесе» фильмы Иран киносы тарихында иң озак эшләнгән (10 ел) һәм иң кыйммәтле (50 млн доллар чамасы) проект булып санала.

Картина авторы сөйләвенчә, фильм идеясе Европада Мөхәммәд пәйгаммбәргә карикатура ясаганнан соң чыккан гаугадан соң туган. Маджидига дин кардәшләренең флаглар ягуы һәм демонстрациягә чыгуы ошамаган, мөселманнар моннан өстен дип саный ул. Шуңа күрә ул Пәйгамбәрне һәм ислам диненең бөтен матурлыгын күрсәтергә теләп фильм төшерергә булган.

Согуд Гарәбстаны һәм Аль-Азхар университеты голәмәләре фильмны «хәрәм» дип белдерде һәм күрсәтүне тыйды дип белдерде режиссер. «Алар экстремизм һәм террорчылык барлыкка килүгә берничәк тә игътибар итми, ә безнең фильмны җитди янау дип белдерделәр. Мин аларга фильмны бергә карап хаталарын ачыкларга тәкъдим итеп хат яздым, җавап бирүче булмады», — дип борчыла Маджиди.

«Мөхәммәд — Аллаһның илчесе» фильмы «Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы» трилогиясенең беренче өлеше булып тора. Ул Татарстан башкаласында XII Казан мөселман киносы халыкара фестивалендә өч тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев