Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан юристы татар халкын хурлаган Ольга Гавриленко-Зыятдиновага каршы шикаять язган

Казан юристы Салих Гайнетдинов социаль челтәрләрдә татар халкын хурлап язган Ольга Гавриленко-Зыятдинованы җаваплылыкка тартуны сорап, Татарстан Республикасы Прокуратурасына шикаять язган. Бу мәгълүматның дөреслеген “Татар-информ” хәбәрчесенә шикаять авторы үзе раслады: “Үзем дә яздым, тагын ике кешегә шикаять бирергә дә булыштым, - диде ул. – Безнең халыкны мыскыллап язганы өчен, аңа карата күп кеше шикаять язып биргәндер дип уйлыйм”. Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан Салих Гайнетдиновка хәбәр ителгәнчә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактларда экстремистик эшчәнлек билгеләре булу-булмавы ачыклана. Шул максаттан аның мөрәҗәгате Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы үзәгенә юлланган. Мөрәҗәгать буенча тикшерү үткәреп, нинди карар булганын шушы Үзәк хәбәр итәчәк. Исегезгә төшерәбез, Казанда яшәүче Ольга Гавриленко-Зыятдинова социаль челтәрдәге битендә татар халкын мыскыллап сүзләр язган иде. Әлеге текстларның скриншотлары социаль челтәрләрдә киң таралган. Ольга Гавриленко бу сүзләрне аның социаль челтәрдәге аккаунтына улы язган дип аклана.    
 Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев