Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Яшь тамашачы театрында "Бала хокук даирәсендә" III республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген Казан Яшь тамашачы театрында “Бала хокук даирәсендә“ III республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр. 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр җибәрелгән 419 роликтан жюри тугыз җиңүчене сайлап алган, шулай ук тагын дүрт иҗат коллективына бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләрнең видеороликлары зур экранда тәкъдим ителде. Ул авторларга аерым призлар һәм 20 мең сумлык сертификат тапшырылды.

В ТЮЗе наградили победителей республиканского конкурса видеороликов «Ребенок в мире прав»

«Әлеге бәйге кайтавазлы булуы белән мөһим. Ул безгә балаларның өлкәннәргә, әйлән-тирә мохиткә, хезмәткә карашларын күрсәтә. Шуннан чыгып без дөрес юнәлештәме икән без дип ачыклый алабыз. Районнардагы уңай эшләр күрсәтелгән, бу куанычлы. Без сезнең барлык теләкләрегезне дә истә тота алсак, бик файдалы булыр иде», – дип белдерде тәбрикләү сүзендә Татарстанның вице-премьеры, Республика балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Васил Шәйхразыев.

Балаларның иреген кысу, имин булмаган гаиләләр, өлкәннәрнең балалар хокуклары турында белмәүләре, гаиләдәге явызлык, баланың әтисе һәм әнисе белән бергә аралашырга теләве – менә шундый җитди темалар күтәрелгән эшләр килгән бәйгегә.

Арада иң тәэсирле материалларның берсе – Райана Литауның шигыре буенча эшләнгән «Сирия балалары» хезмәте. Рузалина һәм Әдип Шаһиевлар (педагог әнисе һәм улы) фотокадрлар нигезендә актуаль ролик булдырганнар. Анда әлеге илнең кечкенә гражданнарының сугыш барганда нинди кыенлыклар аша үтүләре сурәтләнгән.

Бәйгедә сугыш темасы һәм мәҗбүри качаклар турында тагын бер җиңүче ролик ком анимациясе жанрында булды.

“Балалар өчен булган чараларда бүгенгедәй өлкәннәрне күргәнем юк иде әле. Димәк, балаларыбыз ышанычлы кулларда. Әлеге бәйге аша сез үзегезнең гражданлык юнәлешегезне күрсәтәсез, монысы өчен аеруча рәхмәт”, – дип билгеләп үтте Татарстанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнүче “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Әлеге чарада Россиянең Татарстан буенча Тикшерү комитеты, Татарстан прокуратурасы вәкилләре, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сария Сабурская һәм башкалар катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев