Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан ярминкәсе" үзәгендә Татарстанның сыйфат һәм стандартлаштыру өлкәсендәге иң яхшы инженерларны бүләкләделәр

7 ноябрь "Казан ярминкәсе" үзәгендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республиканың сыйфат һәм стандартлаштыру өлкәсендә иң яхшы инженерларына бүләкләр тапшырды. "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика бәйгесендә "Сыйфатлы продукция һәм хезмәтләрне үстерүгә зур өлеш керткән өчен" номинациясендә җиңүчеләр бүләкләнде. Әйтергә кирәк, унөченче тапкыр оештырылучы әлеге бәйгедә бу номинация бер ел элек кенә барлыкка килде.

"Бу номинация буенча иң яхшы метролог, стандартизатор, иң яхшы сынау лабораториясе, шулай ук сыйфат өлкәсе буенча иң яхшы диплом эше язучы бүләкләнә. Әлбәттә, безнең өчен бу бәйге мөһим, чөнки Татарстан үз стратегиясендә глобаль көндәшлеккә сәләтле төбәк булып тора һәм без, гомумән, республика буенча, һәр предприятиедә көндәшлелекне күтәрүгә ирешергә омтылабыз һәм сыйфат өстендә эшләүгә күп игътибар бирәбез. Стандартлаштыру системасы – республикада җитештерелә торган сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукция нигезе", – дип әйтте Альберт Кәримов бүләкләү тантанасында.

Ул шулай ук сыйфатлы товарлардан һәм хезмәтләрдән башка республика базарда көндәшлекне күтәрә алмаячагын искәртте. "Читтән кертелә торган товарларга алмаш булсын өчен бу эш бик мөһим, чөнки продукцияне чит илгә чыгару таләпләре бик югары", – дип белдерде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры.

Быелгы бәйгенең әлеге номинациясендә Татарстандагы 55 предприятие катнашкан, моннан тыш өч югары уку йорты 12 диплом эшен җибәргән.

Бәйге нәтиҗәләре буенча стандартлаштыру өлкәсендә 9 предприятие белгече җиңде, ә метрология өлкәсендә – 12 предприятие. 9 предприятие лабораторияләре, ике вузның 7 диплом эше җиңүчеләр итеп танылды.

Альберт Кәримов бүләкләр тапшырганда бәйге нәтиҗәләре Татарстан предприятиеләре җитәкчеләренең инновацион проектларны тормышка ашырганда, шулай ук яңа югары сыйфатлы продукция төрләрен үзләштергәндә активлашуын билгеләп узды.

Традиция буенча, "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика бәйгесенә ел ахырында нәтиҗә ясалачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев