Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан янә беренче!

Россия Үзәк банкы чыгарачак яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирү дәвам итә.

Казан янә беренче урынга менде, ул 268 599 җыйды. Икенче урында – Сочи (267 470). Өченче урында Ерак Көнчыгыш тора, ул 265 760 тавыш җыйган. Күрүегезчә, беренче өчлектә баручыларның тавыш аермалары бик аз, шунлыктан Твоя-россия.рф сайтына кереп, Казан өчен тавыш бирергә ашыгыгыз! Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр бара. Нәтиҗәләр шул ук көнне сәгать 18.00дә «Россия 1» телеканалында ясалачак.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев