Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан утлары" журналының баш мөхәррире Актанышның Гуманитар гимназия-интернаты укучылары белән очрашты

9 сентябрь көнне "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов Актанышның Гуманитар гимназия-интернаты укучылары белән очрашкан. Әлеге очрашуда Баш мөхәрриребез яшь якташлары алдында үзенең яңа басылып чыккан "Берүземә бер диңгез" китабыннан шигырьләр укыган,  "Казан утлары" журналы турында кызыклы мәгълүматлар җиткергән. Балалар исә, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алганнар. Илфак Мирза улы әдәбият белән кызыксынучы укучыларны киләчәктә хезмәттәшлеккә чакырып, шигырьләр җыентыгын гимназия китапханәсенә бүләк итеп тә калдырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X