Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан утлары" журналында Ф.Бәйрәмованың яңа тарихи романы басылып чыгачак

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова себер татарлары турында роман язган. Бу әсәрендә ул тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевнең хезмәтләрен дә файдаланган. Бу хакта Фәүзия Бәйрәмова Татарстан Милли китапханәсендә узган очрашу вакытында әйтте.
Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан Милли китапханәсендә Фәүзия Бәйрәмова Татарстан Милли китапханәсенә үзенең шәхси архивында сакланган тарихи материалларны тапшырды. “Яңа язылган романымны "Һиҗрәт"  дип атадым. Себер татарларның моннан 110 ел элек дин-ислам хакына Төркиягә (Госманлы империясенә) күчеп китүләре - әле әдәбиятта өйрәнелмәгән һәм ачылмаган тема иде, - ди Ф. Бәйрәмова. - Бу тарихи роман 350 битләр тирәсе, өч китаптан тора. Ун ел буе Себер белән Төркия арасында йөреп, шушы теманы өйрәндем". Фәүзия Бәйрәмова соңгы елларда себер татарлары тормышын һәм тарихын өйрәнеп, күп кенә фәнни хезмәтләр һәм әдәби әсәрләр язды. “Күчем хан” әсәре Себердәге урта гасырлар тарихын һәм милләтебез тормышын яктыртса, яңа “Һиҗрәт” романы узган гасыр башларында дин-ислам хакына Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез турында. Хәзерге Омск өлкәсенең Тара төбәгеннән берьюлы биш йөзгә якын татарның Аллаһка тәвәккәллек кылып, шушы җаваплы сәфәргә кузгалулары, аларның юлда күргән авырлыклары һәм югалтулары, Төркиядәге кичереш-хәлләре тарихи эзлеклелектә бирелгән. Себер татарлары өстеннән давыл булып үткән көчләп чукындыру газаплары, нәселләрен шушы фаҗигаләрдән саклап калу өчен, туган яклардан мәңгелеккә аерылу фаҗигасе әсәрдә тетрәндергеч тарихи вакыйгалар һәм милли образлар аша тасвирланган. Бу әсәр – дәүләтсез калган милләтнең, үзен саклап калу өчен, дөнья буйлап таралган һәм кылган мәңгелек һиҗрәте турында”, - дип сөйләде ул. “Һиҗрәт” тарихи романының беренче китабы быел “Казан утлары” журналында басылып чыгачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев