"Казан утлары" журналы хезмәткәрләре "Тукай үзәге"нә тарихи ядкарьләр тапшырды

Тукай музеефикациясенә, ягъни тарихи ядкарьләрдән экспозиция төзү өчен, әлегә акча юк. Бу хакта бүген  Г.Тукайның Казандагы әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова белдерде. guz Бүген Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда бер төркем әдәбият, сәнгать әһелләре, журналистлар җыелды. Аларны музейханәдә барган зур төзекләндерү эшләре белән таныштырдылар. Ремонт в музее Тукая Г.Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова музейга килгән кунакларны ремонт эшләре белән таныштырды. “2016 елда музей бинасын төзекләндерүгә әзерлек һәм бинаны ныгыту эшләре алып барылды. 2017 елның языннан ремонтка җиң сызганып тотындылар, - ди “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Гүзәл Төхвәтова. – Хәзерге вакытта бинаның эчке өлешендә ремонт эшләре тулы көчкә бара. Декабрь ае ахырына бинаны төзекләндерү тәмамланыр, дип фаразлана. Аннан соң экспозиция төзү, Тукай иҗатын халыкка әзерләү эшенә тотынырбыз, дип уйлыйбыз. Әмма хәзерге вакытта эскпозиция төзү өчен бер тиен дә акча каралмаган. Тукай иҗатын заман таләпләренә туры килерлек итеп танытырга теләсәк, 15-29 миллион акча табарга кирәк. Без төрле оешмаларга бу хакта хатлар юлладык инде”. Музей мөдире ремонт бара торган бинада килгән кунаклар өчен махсус экскурсия оештырды, нинди үзгәрешләр булачагын сөйләде. Элегрәк хуҗалык эшләре өчен генә файдаланган салкын бүлмәләргә дә җылылык уздырылган, аларны да музейның фәнни эшчәнлегендә кулланырга исәп тоталар. Киләчәктә Г.Тукай музеенда балалар өчен махсус бүлмә дә булачак. Биредә нәни музей кунаклары өчен интерактив чаралар оештырылу карала. Ремонт в музее Тукая Кунак кабул итү, музейның фәнни хезмәткәрләре өчен дә яңартылган бүлмәләр, Тукай китапларын сату почмаклары да заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылачак. Танылган рәссамнарның Тукай иҗатына багышлап язылган картиналары да аерым бүлмәдә урын алачак. Күргәзмәләр залының шулай ук җитди ремонттан соң заманча төс алганын үз күзләребез белән күрдек. Музейның идән асты да төзекләндерелә. Борынгы Шамил йортының серләрен саклый торган подвалда да экскурсияләр оештырырга ниятләүләре әйтелде. Биредә яшьләр яраткан квест уеннарын уздырырга мөмкин булачак, диде Г.Төхвәтова. Яңартылган музейның ишекләре тимердән, әмма аларны имән агачы белән тышларга карар кылынган. Ремонт в музее Тукая Алдан мәгълүм булганча, яңартылган музейда “Тукай үзәге” эшли башлаячак. Бүген әлеге үзәккә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәнгать әһелләре шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән китапларын, әсәрләре кергән аудио җыентыкларын бүләк итте. Филармониянең директоры исеменнән шулай ук Тукай иҗатын колачлаган 4 аудиоҗыентык тапшырылды. “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре дә “Тукай үзәге”нә тарихи ядкарьләр тапшырды. “Тукай үзәге”нең тантаналы ачылышы музей яңадан ачылып эшли башлагач уздырылачак, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Гүзәл Төхвәтова. – Үзәккә китаплар, материаллар туплау инде ике еллап дәвам итә. Киләчәктә музейның икенче катындагы  урнашачак “Тукай үзәге”ндә әлеге бүләк ителгән экспонатлар куелачак”. Ремонт в музее Тукая Биредә электрон җиһазлар ярдәмендә Тукай исеме белән бәйле күптөрле мәгълүмат алырга да мөмкин булыр, дип көтелә. Үзәктә шагыйрьнең төрле елларда басылып чыккан әсәрләре урын ала, шулай ук Тукайның тормышы, иҗаты, әйләнә-тирә мохите турындагы китаплар да тәкъдим ителә. "Тукай үзәге" өчен экспонатлар Россиянең төрле почмакларыннан кабул ителә. Белешмә: Габдулла Тукайның әдәби музее Иске Татар бистәсендәге “Шамил йорты”нда урнашкан. Тарих битләреннән күренгәнчә, заманында  ул беренче гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаков йорты булган. 1884 елда Ибраһим Аппаков Бибимәрьямбану исемле кызын Кавказда милли-азатлык көрәшен җитәкләгән атаклы Шамилнең уртанчы улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфигә кияүгә бирә. 1904 елда ире Мөхәммәтшәфинең вафатыннан соң, Бибимәрьямбану йортны сәүдәгәр Вәлиулла Ибраһимовка сатып, балалары белән Петербургка күченә. Танылган кондитер Вәлиулла Ибраһимов “Шамил йорты”нда да конфет җитештерү эшен оештырып җибәрә. Соңрак чорларда йорт төрле максатларда файдаланыла. Музей ачылганчыга кадәр биредә коммуналь фатирларда утызга якын гаилә яшәве мәгълүм. Ремонт в музее Тукая 1984 елда “Шамил йорты”н Габдулла Тукайның әдәби музее карамагына тапшыралар. Ә тагын ике елдан, шагыйрь­нең тууына 100 ел тулган елны, музей ишекләрен ача. Тукайның “Шамил йорты”нда булу-булмавы турында төгәл генә мәгълүматлар юк. Тарихчы Булат Солтанбәковның әйтүенә караганда, 1890 еллар уртасында Мөхәммәтшәфи янына аның беренче хатыныннан туган улы Мөхәммәтзаһит килә торган булган. Зыялы, мәгърифәтле бу егет тиз арада татар яшьләренең мәхәббәтен яулаган. Беренчеләрдән булып мөселман хәйрия җәмгыяте, татар телендә спектакльләр куюны оештырган. Шул елларда “Шамил йорты”нда алдынгы карашлы татар яшьләре җыелуы, алар арасында Тукайның да булуы ихтимал.  
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: