Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан утлары" журналы һәм Татарстан язучылар берлеге Актаныш районына сәфәр кылды

Актаныш мәдәният йортында Рабит Батулланың “Илбашы” китабы тәкъдим ителде. Чара “Казан утлары” журналы һәм Татарстан язучылар берлегенең районга сәфәре кысаларында уздырылды. батулла Көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелгән Рабит Батулла, китап авторы буларак, үзенең фикерләре, фәлсәфәсе белән уртаклашты. “Бик зур җаваплылык, үземне тагын бер кат сынау булды минем өчен. Олуг шәхес, Илбашы булуның сере нидә? Иң элек, шул сорауны куйдым үземә, җавап эзләдем. Минкәй – Президентның нәсел-нәсәбен аңларга тырыштым, сезгә дә аңлатасым килде. Ана теленең саклануыннан килә ул. Сәлам бирү. Татар халкының, мөселман дөньясының камил рухын, тәрбиясен күрсәтә. Ул шундый! Итагатьле булу. Шәймиев – психолог, дәрәҗәле сәясәтче. Четерекле сәяси мәсьәләләрне хәл итүдә оппонентлар белән уртак бер фикергә килеп, ике як өчен дә нәтиҗәле фикергә килә алу өчен нәкъ менә итагатьлелек кирәк! Кая гына барса да, һәр очрашуда халкы аны аягүрә басып алкышлый. Иң зур бәхет ул – халык мәхәббәте!” - диде Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләр иясе Рабит Батулла. Китап кыска хикәяләрдән тора, һәр кайсы мөстәкыйль булып бер-берсен тулыландыра. “Гармун”, “Очрашу”, “Ана” хикәяләрен “Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов, Кәрим Тинчурин театры артисты Артем Пискунов тамашачыга тәкъдим итте. “Минтимер белән яшьтән бергә эшләдек, өлкән кешегә яшь кеше беренче сәлам бирә икән, ул аның акыллы булуын, тәрбиясен күрсәтә – ул шундый иде. Илбашы дәрәҗәсенә күтәрелгәч тә аралашып тордык, ул хәзер дә шундый, һәркемгә хөрмәт белән карый. Татарстанның дәрәҗәле бәйрәмнәрендә дә катнашам, үзе янына чакырып, янәшә утырта”, - дип сөйләде район аксакалы – Яңа Әлемнән Гадел Сәләхетдинов. Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевне әдәби образ буларак тарихка һәм матур әдәбиятка кертүдәге хезмәтләре өчен “Казан утлары” журналы мөхәррире Илфак Ибраһимовка, китап авторы Рабит Батуллага, Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салиховка җәмгыятьнең истәлек медален тапшырды. Район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев Рабит Батуллага, кайткан кунакларга район башлыгы Фаил Камаевның “Рәхмәт хаты”н, бренд буларак районны танытучы Актаныш чәкчәген тапшырды. 18 ел дәвамында Татарстан Президенты булып халыкка хезмәт иткән, хәзер дә Дәүләт киңәшчесе буларак һәр көнне игелекле хезмәттә булучы Минтимер Шәймиевнең әдәби образын сәхнәгә күтәрелүче һәр язучы, шагыйрь, галим тормыштагы вакыйгалар белән тулыландырды. Кичәнең тулы вариантта язмасын Актаныш радиосы, видеосюжетын Актаныш телевидениесе аша тыңларга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев