Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан утлары"на аның тарихындагы иң яшь баш мөхәррир килде

“Казан утлары”н дүрт елдан артык җитәкләгән Илфак Ибраһимов яңа баш мөхәрриргә журналны 4100 тираж һәм ярты еллык тематик план белән тапшырды. Бүген “Казан утлары” журналы коллективына яңа баш мөхәррир килде – язучы Рөстәм Галиуллинны “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин тәкъдим итте. 0711 Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте киңәшчесе, озак еллар шушы журналны җитәкләгән халык шагыйре Равил Фәйзулин, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары, “Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева катнашты. Представление нового редактора журнала "Казан утлары" Андрей Кузьмин заманында үзенең Илфак Ибраһимов дәвамчысы булуын – аның урынына Татарстан мәдәният министры урынбасары булып килүен искә төшерде. Илфак Ибраһимовка журнал традицияләрен саклап эшләве, ныклы, ышанычлы коллектив туплап калдыруы һәм яхшы тираж булдыруы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Андрей Кузьмин Рөстәм Галиуллин белән таныштырып, аның шушы журналда эшләп киткән булуын да искәртеп үтте. Ул яңа баш мөхәрриргә ярдәм ителәчәген, Татарстан Язучылар берлеге белән дә тыгыз хезмәттәшлек турында килешенүен әйтте. Андрей Кузьмин быел бинаның редакция урнашкан катында ремонт булачагын, тиздән коллективның уңышлы шартларда эшләячәген әйтте. Шулай да иң авыр мәсьәлә булган тираж мәсьәләсендә эшләргә кирәклеген искәртте. Представление нового редактора журнала "Казан утлары" Илфак Ибраһимов яңа баш мөхәрриргә коллективны тәкъдим итте һәм шушы коллективны сакларга киңәш итте. “Эш дәверендә кемгәдер катырак сүз әйтелсә – гафу итегез, – диде ул журнал хезмәткәрләренә. 47 елда алты җирдә эшләгәнмен. Мине бөтен җиргә дә чакырып китерделәр. Шушы редакция иң яраткан эш урыным булды”, – диде ул коллективка рәхмәтләрен җиткереп. Илфак Ибраһимов әзерләп калдырган журналның быелгы беренче саны да бастырылган иде. Әлеге журналны символик рәвештә баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов тапшырды. Представление нового редактора журнала "Казан утлары" Рөстәм Галиуллин “ярты еллык эшне эшләп калдыруы өчен” Илфак Ибраһимовка рәхмәтләрен җиткереп, аның редколлегиядә калуын үтенде. 95 еллык тарихы булган журналның традицияләрен саклау мөһимлеген әйтте. “Бу кемдер килеп үзгәртә торган журнал түгел. Саллы журнал. Төп бурыч – йөзен саклау булса, әкренләп яңа авторлар белән дә баетырга тырышырбыз. Аңлашып эшләсәк иде. Максат – татар әдәби журналын саклап калу”, – диде ул. Равил Фәйзуллин Рөстәм Галиуллинның “Казан утлары” әдәби журнал тарихындагы иң яшь баш мөхәррир булуын искәртеп, уңышлар теләде. Представление нового редактора журнала "Казан утлары" Мәгълүмат өчен: Рөстәм Галиуллин – язучы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе иде.
 Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев