Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан утлары" "Күпкырлы Россия" Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре рәтендә

Бүген 17.00 сәгатьтә "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Күпкырлы Россия” IX конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Россиянең 52 төбәгеннән юлланылган 1850 иҗади эш арасында Татарстанның ММЧлары берничә номинациядә урыннар яулый. Сүз уңаеннан, номинацияләр саны - 6.

Мисал өчен, “Телепроект (документаль фильм, телетапшырулар циклы)” номинациясендә “Яңа гасыр” ТРК” ҖЧҖ 3 нче урынны яулый. “Радиотапшырулар циклы (репортажлар)” номинациясендә "Тәртип" радиосының “Риваять” этно-мәдәни радиотапшырулар циклы шулай ук 3 нче урынга лаек була. “Басма матбугатта язмалар циклы” номинациясендә дә 3 нче урын Татарстан журналистларыныкы. Монда язмалар циклы өчен “Казан утлары” журналы бүләкләнде.

“Интернет ММЧда материаллар циклы” номинациясендә “Ватаным Татарстан” газетасы  I һәм "Республика Татарстан" газетасы II урыннарны яулаган.

Гран-при исә "Татарстан" радиосына “Между Волгой и Уралом” радиожурналы өчен тапшырылды.

Сүз уңаеннан, Башкортстаннның “Тамыр” балалар һәм яшүсмерләр телеканалы “Путь” программасы циклы өчен “ММЧда балалар һәм яшүсмерләр өчен мәгърифәтчел проектлар” номинациясендә I урынга лаек булган.

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров сүзләренчә, алар әлеге бәйгедә беренче генә тапкыр катнашкан.

“Ул Россиядәге халыкларның тормышын чагылдыруга багышланаган конкурс. Ә безнең татарлар кебек сибелеп яши торган башка халык юк. Татар яшәгән төбәк турында язу, шуны яктырту ул безнең эшебез. Татар үзе генә аерым яшәми, башка халыклар белән янәшә тормыш итә. Без шулар хакында язабыз. Син анда “кәнфитләнеп” утыра алмыйсыз, бер язып, икенче язмыйча кала алмыйсың, ул – тормыш. Күбрәк бу хакта татар телле матбугат язганга, җиңүчеләр дә шактыйдыр дип уйлыйм”, - диде газета баш редакторы.

“Татарстан” радиосының “Между Волгой и Уралом” радиожурналы авторы Йолдыз Крепостина билгеләп үткәнчә, берләштерелгән радиожурнал 1958 елдан алып эфирга чыга. Аны Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Мари Эл, Мордовия һәм Коми Республикаларында тыңлыйлар. “Радиожкурнал чыга башлаганда милли республикаларның ничек һәм нәрсә белән яшәүләрен яктырту максаты куелган була. Төбәкләрдә тормыш бик бай һәм һәр чыгыш тыңлаучыларда зур кызыксыну уята”, - диде Й.Крепостина.

Аның сүзләренчә, бәйгегә алар әлеге республикаларда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә, бу гореф-гадәтләрнең безнең заманга яраклашуына багышланган тапшыруларны юллаган. “Алар Удмуртиядә татарларның милли бәйрәме Сабан туен үткәрү, мариларның Татарстанда ничек яшәүләре, Коми халкының гореф-гадәтләрен ничек саклаулары һ.б. хакында. Бу бәйге Россиянең ни рәвешле күп йөзле булуын һәм әлеге йөзләрнең һәр кайсы да бөтен ил өчен мөһим икәнлеген күрсәтә”, - диде Йолдыз Крепостина. Җиңүчеләр арасында Татарстан вәкилләренең күп булуын ул республикада бик күп милләтләр яшәве, төбәктә тормыш кайнап торуы һәм журналистларның активлыгы белән бәйләп аңлатты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев