Казан укытучылар институтына 140 ел тула

Быел Казан укытучылар институтына 140 ел тула. Ул 1876 елның 24 октябрендә “Казан укытучылар институты 1872 елда император Александр II шәһәр училищеларын булдыру турындагы карары нигезендә ачыла. Бу халыкны мәгърифәтле итүдә зур адым була, чөнки махсуслашкан училищелар өчен мөгаллимнәр әзерләргә кирәк була. Шуңа күрә карарда укытучылар институтлары булдыру турында да әйтелә, - дип аңлатты әлеге карарны ТР Дәүләт архивының документлар публикациясе секторы мөдире Ольга Федотова.

Бу уку йортында мәгърифәтче Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани белем бирә. Монда укыган шәхесләрдән язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакый, сәясәтче, II һәм III дәүләт думалары депутаты Садри Максуди, революционер Хөсәен Ямашев, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе Ильясбәк Кудашев-Ашаназарский ("Сәйяр" төркемен оештыручы), галим Мөхетдин.Корбангалиев, Гыйлем Камай, Гыйбад Алпаров, дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевләрне атарга була.

Мондый институтлар империянең берничә иң зур шәһәрендә ачылырга тиеш була. Нинди шәһәрләрдә ачылачагын Халык мәгарифе министры билгели.

“Аңлашыла ки, беренче ике иң зур институт ике төп калада - Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә ачыла. Өченче шәһәр итеп Казан сайлана. Ул вакытта ук Казан күп кенә күрсәткечләр буенча Россиянең алдынгы өченче шәһәре булып санала”, - диде Ольга Федотова.

Ольга Федотова әйтүенчә, Казан ул вакытта Казан уку-укыту округының үзәге булган. Бу округка, Әстерханны кертеп, бөтен Түбән Идел буе - Самара, Сембер, Әстерхан губернияләре керә. “Күргәнегезчә, Казанны сайлау очраклы түгел”, - ди Ольга Федотова.

“Институтның беренче директоры тәҗрибәле кеше булган”

Сектор мөдире сөйләвенчә, институт директоры итеп Егор Иванович Парамонов билгеләнә. Ул, яхшы оештыручы булудан кала, бик эшлекле, белемле, укымышлы кеше була. Казан университеттын тәмамлаган, үзе укытучы булып эшләгән. Соңрак Казан укытучылар семинариясендә эшли, шуңа күрә үзеннән нәрсә таләп ителгәнлеген яхшы аңлый. Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә ачылган институтларга барып, эшләрнең торышы белән танышып кайта.

“Укырга керү өчен шактый катлаулы сынаулар үтәргә туры килгән”

Институтка укырга керергә чакыру игъланнары таратыла һәм укырга теләк белдергән 65 кешедән гариза алына. Институтка керү имтиханнары Кабул итү сынаулары дип аталган. Алар сентябрь башында үткәрелгән. Сыналучылар Илаһи Канун, тарих, география, рус теле, математика (арифметика, геометрия) фәннәреннән имтихан тапшырганнар. “Сынауларны барысы да үтә алмый. Кайберәүләр бик яхшы белемле булса, икенчеләрендә ул бөтенләй дә булмый. Нәтиҗәдә, институтка нибары 25 кеше кабул ителә”, - дип аңлатты Ольга Федотова.

Аның әйтүенчә, кагыйдә буларак, укучылар бик ярлы гаиләләрдән, нигездә, түбән катлау вәкилләре (чиновник, дин әһеле, крестьян уллары) була.

“Аларның 20 се дәүләт стипедиясен алып укый, икесе өчен Саратов земствосы түли. Шулай итеп, 25 кешедән нибары өчесе генә үз акчасына белем ала.

“Уку башлануга бина булдыру соравы туа”

Казан укытучылар институтын ачу тантанасы 24 октябрь көнне сәгать 12гә билгеләнә. Биредә Казан уку-укыту округы өчен җаваплы Петр Шестаков, шәһәр идарәсе вәкилләре була. Казан архиепископы гыйбадәт кыла, чыгышлар ясала һәм институт ачык дип игълан ителә.

“Беренче вакытта институтның үз бинасы булмый. Иң элек ул Мәскәү (ул вакытта Успенский урамы) урамындагы Волков йортында (ул хәзер сакланмаган) ачыла. Йорт уку-укыту өчен бөтенләй җиһазландырылмаган була. Институт берничә тапкыр күченә. Бу уку барышына нык комачаулый һәм институт идарәсе үзләренә махсус йорт сатып алырга дигән фикергә килә”, - дип сөйләде Ольга Федотова.

Аның аңлатуынча, сатып алынган йорт Карл Маркс (ул вакытта Грузинский) һәм Жуковский урамнары кисешкән урында урнашкан була (ул үзенең беренчел кыяфәтен югалтса да, сакланып калган). 1876 елдан башлап, шушы бинада белем алган 25 кеше рус телен, математика, география, тарих, җәмгыять белеме, физика фәннәрен өйрәнә. Моннан тыш, укучыларга җыр, гимнастика, рәсем дәресләре дә керә.

“Беренче 25 укучының көн тәртибе сакланып калган”

Укучыларның көн тәртибе (бу югары уку йорты булмый, шуңа күрә аларны студентлар түгел, ә укучылар дип атыйлар) тәгаенләнгән документлар да сакланган. Иртәнге 6да торып, 6.15да гыйбадәт кылганнар. 7дә чәй эчкәннәр. 7дән 8.15 кадәр дәресләр әзерләгәннәр. 9.00-12.00 аралыгында өч дәрес укыганнар. 12.00-12.30 - иртәнге аш. 12.30-14.30 аралыгында яңадан ике дәрес укыганнар. Аннан соң гимнастика, төшке аш, ял һәм дәрес әзерләү каралган була. Шулай итеп, алар кичке тугызынчы яртыга гына бушаганнар. Сәгать тугыздагы гыйбадәттән соң тәрбияләнүчеләр йоклый, ә теләкләре булганнары тагын да дәресләрен 23.00 кадәр карый алган. Шул рәвешле, укучылар атнага 6 көн укыганнар.

“Институтны тәмамлаганнан соң чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат бирелгән. Бу документта укучының билгеләре куелган һәм аңа гимназия яки шәһәр училищесында укытырга рөхсәт бирелгән”, - ди Ольга Федотова.

“Институт укучылары хәйрия эшләрендә катнашканнар”

Ольга Федотова Казан укытучылар институтында белем алган укучыларның нигездә ярлы гаиләләрдән булуларына кат-кат басым ясады. “Бер-береңә ярдәм итү, хәйрия белән шөгыльләнү институтта киң таралган. Аларның берсен дә без бай дип әйтә алмасак та, укучылар арасында башкалардан бигрәк ярдәмгә мохтаҗлар табылып торган”, - диде ул.

Институтта укучылар төрле чараларда еш катнашканнар. Мәсәлән, алар шәһәр театрында Тимковскийның “Көчлеләр һәм көчсезләр” спектаклен куялар. Бу спектакльдән җыелган бөтен акчаны (721 сум) укучылар мохтаҗ сабакташларына тапшыра.

“Искәртеп үтәм, бу Беренче Бөтендөнья сугышы еллары. Казан укытучылар институты укучылары да илкүләм хәйрия акцияләреннән читтә кала алмаган. Мәсәлән, шушы институт укучылары сугышта үлгән яисә яраланган сугышчыларның укучы балаларына ярдәм итү фонды булдырганнар. Институт укучылары “Георгиев стипендия”сенә барлыгы 242 сум акча җыйган. Әйе, чагыштырмача ул зур сумма түгел, ләкин башка уку йортлары җыйган акчаларны да кушкач, бу берникадәр ярдәм китергән”, - диде Ольга Федотова.

“Институтта белемле укытучылар укыткан”

Инстиутта бик көчле һәм белемле укытучылар укыткан. Аларның күбесе Казан университетын тәмамлый. Моннан тыш, алар һәрвакыт үзләренең квалификациясен арттыралар, тәҗрибә уртаклашыр өчен чит илгә чыгалар. Шушы ук институтны тәмамлаган һәм шунда ук укыткан танылган уктытучыларның берсе – Василий Николаевич Парин (булачак академик Василий Васильевич Паринның әтисе). Ул монда укыта башлагач та, үзе укуын ташламый. Казан университетына укырга керә һәм соңрак танылган медицина докторы, хирург була.

“Институт революция елларында һәм бүген”

“Революцияне институт чагыштырмача яхшы кичерә, чөнки монда югары катлауга караган кешеләр укымый. Революциядән соң институт башка Казан дәүләт педагогия институты, аннан соң Көнчыгыш педагогия институты дип атала башлый. 1930 елда аңа Татар дәүләт педагогия институты, сугыштан соң аңа яңадан Казан педагогия институты дип исем бирелә. Туксанынчы елларда аңа университет дәрәҗәсен ала, ә хәзер ул Казан дәүләт университеты белән кушылды. Күпсанлы исем алмаштыруларга карамастан, ул һаман да педагогия кадрлары әзерләвен, мәдәният һәм мәгарифне алга сөрүен дәвам итә”, - диде Ольга Федотова.

Архивта сакланучы мираска килгәндә, Совет чорына карый торган фонд революциягә кадәрге документлардан аерым саклана. Ул педагогия институтыныкы булып санала һәм күләме буенча бик зур. Аңа институка бәйле һәрбер укытучының, укучының шәхси эшләре кертелгән. “Минемчә, тупланган барлык мәгълүмат сиксәненче елга кадәр монда, ә аннан соңгы елларныкы әлегә югары уку йортының үзендә саклана. Вакыт белән алар институт архивыннан безнең архивка тапшырылып, һәрдаим тулылындырылып тора”, - дип сөйләде сектор мөдире.

Аның әйтүенә караганда, архивтагы документлар белән күбрәк тикшеренүчеләр кызыксына. Бу тарихчылар, үз туган якларын өйрәнүчеләр. “Мәгърифәтнең нәрсәдән башлануы һәрвакыт бик кызык. Революциягә кадәрге тәҗрибә һәрвакыт кирәк, чөнки ул вакыттагы тәҗрибәләр хәзер дә әһәмиятле һәм аларны кулланылышка кертү мөмкинлеге зур”, - диде Ольга Федотова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: