Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан – Уфа арасы якыная

2017 елның җәендә Уфа – Казан – Уфа юнәлешендә ту­ристик поезд йөри баш­лаячак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

П роект ике республика­ның туристлык мөмкин­лекләрен үстерү һәм поездларда да төрле турлар булдыру максаты белән тәкъдим ителә. Хәзер бу проектны Казан белән Уфа арасында язгы үзара туристлык поезды хәрәкәтен оештыру өлешендә тормышка ашыру буенча фикер алышалар. Мөгаен, язын поезд бер көнлек сәяхәт өчен булыр – кичен кешеләр поездга утыра, төнлә баралар, иртән килеп җитәләр, Казан яки Уфаның истәлекле урыннарында булалар һәм кич кире кайталар. Әгәр туристлар арасында ихтыяҗ була икән, көзге каникулларда ике көнлек тур булдырылачак. Хәзер ике шәһәр вәкилләре бу проектны чынга ашыру мөмкинлекләре һәм турпакет бәясе буенча сөйләшүләр алып бара.

Бүгенге көндә ике арада автобус йөри. Казаннан Уфага көн саен егермешәр автобус кузгала. Билетның уртача бәясе – 1000 сум, юлда сигез сәгать бара. Очкыч белән тизрәк барып җитәсең. Бер якка очу бәясе – 2700 сум.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев