Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан – Түбән Варта" видеокүперендә язучы Мәдинә Маликова

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Төмән өлкәсе Түбән Варта шәһәренең 5нче номерлы китапханәсе китап сөючеләрен видеокүпер аша татар язучылары белән әледән-әле очраштырып тора. 5нче шәһәр китапханәсе Төмән өлкәсенең Ханты-Манси автономияле округында – Юграда – татар һәм башкорт китаплары булган бердәнбер махсус китапханә. Ул Түбән Варта шәһәре халкына егерме елдан артык хезмәт күрсәтә. Китапханәдә «Сердәш» клубы эшли. Әлеге клубка йөрүчеләр татар һәм башкорт телләрендә китап укучылар конференцияләре, күңелле ял кичәләре үткәрәләр, татар һәм башкорт әдәбияты әсәрләре белән танышалар. 2017 нче елның 4нче октябрендә чираттагы очрашу булды. Бу юлы ул күренекле татар язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова иҗатына багышланды. Язучының иҗаты китап укучыларга таныш. Аның 1967 нче елда «Юлдашлар» исемле беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Хәзерге вакытта аның утызга якын китабы дөнья күргән. Татар хатын-кыз язучылары арасында ул беренче роман язган әдибә дә. Очрашу бик кызыклы узды. Укучыларның күпсанлы сорауларына җавап биреп, Мәдинә Маликова үзенең очрашудан бик канәгать булуын һәм читтә яшәүче татарларның туган телләрен белүенә, туган телдәге әдәбиятны яратып укуларына шатлануын һәм үзенең иҗатына карата биргән төпле, кызыклы сорауларга соклануын белдерде. mad mad2 mad3  
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев