Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан төзелеш көллияте базасында яңа укыту үзәге ачылды

Бүген Казан төзелеш көллияте базасында яңа укыту үзәге ачылды. Бу үзәктә WorldSkills халыкара чемпионатка әзерлек дәресләре үтәчәк. Яңа укыту мәйданында 1 меңнән артык кеше һөнәр үзләштерә алачак.

Укыту үзәге ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, укыту үзәге ачылышында башлап йөрүче “ТехноНИКОЛЬ” компаниясе вәкилләре катнашты. Сүз уңаеннан, «ТехноНИКОЛЬ» төзелеш компаниясе ачкан бу 15нче укыту үзәге булачак.

“Безнең өчен Казанда мондый үзәк ачылу бик мөһим. Без чемпионат үткәрергә, анда яхшы чыгыш ясарга әзерләнәбез. Без иң югары дәрәҗәдә төзергә һәм ремонтларга тиешбез. Кичә ТР Президенты катнашында узган Икътисади совет утырышында кадрлар әзерләү темасы күтәрелде. Бу мәсьәләгә республикада зур игътибар бирелә. Без теорияне генә белгән белгечләр укытып чыгарырга тиеш түгел, безгә квалификацияле эшчеләр тәрбияләргә кирәк. Татарстанда ирекле һәм югары дәрәҗәдә һөнәри белемне арттыруга, яңа белгечлек алуга омтылыш бар”, - диде Васил Шәйхразиев үзәк ачылышында.

Яңа үзәктә укыту-методик әдәбият белән җиһазланган, заманча укыту сыйныфлары һәм практик дәресләр үткәрүгә бүлмәләр бар. Бер елда биредә 1 мең кеше укып чыга ала.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиятов сүзләренә караганда, яңа укыту үзәге халыкара ярышларга җитди әзерләнергә булышачак. Бүгенге заман таләпләренә җавап бирерлек белгечләр әзерләп чыгаруга ярдәм итеп, “ТехноНИКОЛЬ» һәм Төзелеш министрлыгы үзәкне җиһазландыруга зур игътибар бирә. А.Гатиятов Россия җыелма командасына республикадан кергән яшьләр саны күбрәк булуы Татарстан командасы бурычы, дип ассызыклады. “Билгеле без Татарстан Россия җыелма командасы составында лаеклы чыгыш ясавына һәм җиңүләр алып кайтуга омтылабыз”, - диде министр урынбасары.

Укыту үзәген ачылышы тантанасыннан соң төзелеш көллиятендә “Белем – төзелеш сыйфаты үсешендә нигез: WorldSkills Russia хәрәкәте белән яңа мөмкинлекләр” исемле түгәрәк өстәл үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев