Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан-Төркия авиарейсы

15 сентябрьдән Казаннан-Төркия чартер рейслары башкарыла башлый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Пегас туристик» туристлык агентлыгында хәбәр иттеләр.

Антальяга авиарейслар Azur air һәм Red wings авиакомпанияләре тарафыннан атнага ике тапкыр башкарылачак. Турагентлар сүзләренчә, юлламалар бәясе сизелерлек арткан. 7 төнгә/8көнгә ике кешелек юлламаны 50 мең сумга алырга мөмкин.

«Анекс тур» турагентлыгында 19 сентябрьдән Төркия курортларына рейслар Azur air авиакомпаниясе тарафыннан һәр 3-4 көн саен башкарылачак дип хәбәр иттеләр. Биредә бәяләр шул ук диярлек. Ягулык җыемнары артмаган, алар 40 доллар тәшкил итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев