Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан төбәк эре реклама базарлары рейтингында үз позициясен саклый

Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина белдерде.

"Без реклама корылмалары, кулланучылар базарын һәм хезмәтләрне тәртипкә китердек. Хәзер реклама нәзакәтьле һәм архитектура мохитенә туры килә. Алар кимеде һәм шәһәрлеләрнең дә ачуын ул кадәр чыгармый башлады. Әмма базар мөнәсәбәтләренең бу алымыннан бөтенләй баш тартырга ярамый, чөнки эшмәкәрләргә үз товарларын тәкъдим итәргә кирәк. Бу шәһәр бюджеты кереме, бу икътисадның тармагы, ул эш урыннары, ул югары технологияләр", - дип билгеләп үтте докладчы.

Аның сүзләренчә, Россия Коммуникация агентлыклары ассоциациясе экспертлары комиссиясе агымдагы елның беренче ярты елында Россиянең реклама базары үсешенә нәтиҗә ясаган.

"2016 елның беренче ярты елы нәтиҗәләре буенча Казан төбәк эре реклама базарлары өчлегенә керүен дәвам итә. Икътисад тотрыклангач шәһәрнең реклама бирүчеләр өчен Россиядә тагын да җәлеп итүчән булачагына ышаныч бар. Ул шәһәрдә яшәүчеләр санына, аларны сатып алу мөмкинлегенә, реклама базарында үтә күренмәле уен кагыйдәләренә, халыкара зур чаралар үткәрүгә, шәһәрнең туристларны җәлеп итүчәнлегенә бәйле. Кризис чорына нәтиҗә ясап, без Казан реклама базарын саклый алдык дип әйтә алабыз. Бер генә фирма да базардан китмәде. Реклама компанияләреннән түләүләр үз вакытында һәм тулы күләмдә күчерелә", - дип билгеләп үтте Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина.

Бүгенгә Казанда закон буенча 1240 реклама корылмасы урнаштырылган. Аларның 95 проценты аерым торалар, яисә шәһәр бюджетына даими табыш китерә. Аерым тора торган корылмаларның иң популяр типлары - 85 процент.

2015 елда Казан бюджетының кереме реклама эшчәнлегеннән 82 млн сум тәшкил иткән. Агымдагы елның беренче ярты елында - 49,6 млн сум. 2016 елда реклама корылмалары урнаштырудан барлыгы 87,1 млн сум керем көтелә.

"Тышкы реклама базары үсеше зур булмаса да, икътисадның үсештә булуына дәлил. Казанда тышкы рекламаның сизелерлек үсеш кичерүе мөһим. Без элеккеге тәртипсезлекне хәтерлибез. Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсенең һәм хезмәттәшләрнең 7-8 еллык системалы эше мактауга һәм югары бәягә лаек. Бу системалы эш бизнес белән диалогта безнең хезмәттәшләр өчен үрнәк булыр дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте Казан мэры Ильсур Метшин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев