Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан – татарның музее" - Миңгол Галиев

“Казан – татарның музее”, - диде “Татар моңы” гала-концертын карарга килгән Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев. “Казанга татарны күрергә, моңын ишетергә, миллилекне күрергә генә килергә мөмкин. Без миллилегебез белән генә алдыра алабыз. Шуңа да Казаныбыз, музей кебек, миллилегебезне сакларга тиеш”, дип аңлатып үтте ул фикерен. “Әгәр таяныч ноктасы булса җир шарын да күтәрә алам” дип әйткәнме әле Архимед? Мин дә шуның кебек... Мөмкинлекләр булып, бүгенге көндә мине файдалана белсәләр иде дим. Безнең халыкчан тавышлары булган җырчыларны бөтен дөнья халкының игътибарын җәлеп итә торган итеп әзерләргә була бит. Мин моны эшли алам!” - дип дәвам итте фикерен Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев. Чаллы кызы Эльмира Гыйльфанованың “Кызыл төлке” җырын башкаруын тыңлап: “Эх, гран-при бирерлек бала иде! Беренче урын гына бирделәр шул. Уйлап җиткермәделәр”, - диде профессор.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев