Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан татар телен читтәге татарлар аңламый башлады" - Истанбулда яшәүче татар журналисты

Истанбулда яшәүче татар журналисты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының махсус хәбәрчесе Рушания Алтай Казан әдәби татар теленең әкренләп чит илдәге татарлар аңламый торган телгә әверелеп баруы борчый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган лабораториумнан соң бу мәсьәлә аеруча калкып чыкты. Туксанынчы еллар башында галимнәребез, татар теленең миллилегенә басып ясап, татарның үз сүзе булырга тиеш дип чыгыш ясасалар, бүген халыкка яхшырак аңлашыла дигән булып, руска латиннан кергән һәм рус телендә кулланышта булган башка сүзләрне татар теле өчен дөрес дип белдерә башладылар. Кичә бер төрле, бүген икенче төрле, иртәгә башка төрле аңлатачак галимнәрне ничек маяк итеп алмак кирәк?! Сталин чорында газеталарда, татар теле дәүләт теле статусында булмаса да, “мәхкәмә” сүзе рәхәтләнеп кулланылган, хәтта суд карарлары да татарча язылган,. Ул чорда “мәхкәмә” сүзен аңлаган татар халкы бүген аны аңлый алмыймы? Бу сүзнең (моңа охшаш мисалларны хәтсез китерергә була) кулланыштан төшеп калуы татар теленең  үсешеме, баюымы, сакланып калуымы, әллә үлеп баруымы? Бит телебездәге бер “Мәхкәмә” сүзе генә мондый язмышка дучар түгел. Гомер буе авылда яшәгән 80-90 яшьлек әби-бабайлар “презентация” сүзенме, әллә “тәкъдим итү”неме яхшырак аңлый? Татар телен Россия Федерациясендә  генә аңлашырлык тел итү буенча гаять яхшы эш башкарыла. “Учреждение”, “предприятие”,  “двигатель” кебек сүзләрне, әйтик, Төркиядә, АКШ, Япония, Кытай, Финляндия һ.б илләрдә туып-үскән татар баласы аңлый аламы соң? Ватандагы татарлар белән диаспорадагы  милләттәшләрнең үзара аралашуын кыенлаштыру  сәясәте алып барылган кебек тоелмыймы сезгә? Садри Максудины Россия Федерациясендә һәм Татарстанда да ни өчен филолог буларак өйрәнмәүләрен мин хәзер генә аңладым. Татарстанлы галимнәр нигәдер аның гел сәясәтче ягын гына искә алуларына аптырый идем. Ә бит ул берничә фән тармагында профессор, шуңа күрә аны төрекләр “Ординариус профессор” диләр. Хәзер Татарстанда ничә галим бергә җыелып та, бер Садри Максуди була алмый. Миңа калса, Максудинең тел теориясе татар телен руслаштыруга киртә булачак, шуның өчен аны россияле галимнәр өйрәнергә курка. Татар теле Алтай телләре төркеменең төрки телләр төркеменә керә. Аның, Россиядә генә аңлашырлык тел булып яшәтелүеннән бигрәк, төркилеген саклап калуга ихтияҗы бар. Ә Татарстан галимнәре аны гел руслаштыру ягын карый. Шуның аркасында татар русча калькадан арына алмый, тәрҗемәсе дә русча килеп чыга. Садри Максудинең тел буенча фәнни хезмәтләрендә теге яки бу телне саклап калуның, аны үстерү һәм баетуның  юллары бик үтемле аңлатылган. Ул - аңлаган кешегә шундый кыйммәтле хезмәт. Бүгенге көндә Төркиядә кайбер сәясәтчеләр төрек телен госманлаштыруны алга сөрә башлагач, тюрколог галимнәр Садри Максудинең тел хезмәтләрен барлый, аны өйрәнә башладылар. Татар телле гади халык русчадан кергән шактый сүзне болай да аңламый. Теге яки бу сүзне кулланышка кертергә кирәк һәм теләк бар икән, аны башлангыч чорда җәя эчендә аңлатып та активлаштырып җибәрергә була. “Гражданнар” урынына “ватандашлар”, “Республика” урынына “җөмһүрият” сүзләре кулланылса, татар халкы боларны аңлый алмасмыни соң? Гарәпчәдән кергән “китап” сүзен кулланабыз бит әле, бер дә “ул – гарәпчә” дип тормыйбыз. Нәкъ менә  “ватандаш”, “җөмһүрият” сүзләре кулланылсын дип әйтмим, әммә нигә иллә дә “граҗданнар”, “республика” булырга тиеш? Әгәр бүгенге инглиз теле башка телләрдән алынган сүзләр белән баеган икән, нигә татарга төрекчәдән яки казах, кыргыз, уйгыр һ.б телләрдән дә  сүз алырга ярамый? Нигә ул гел рустан (тамыры латин, грек булса да) кергән сүзләр бәрабәренә генә баерга тиеш?  Рустан кергән сүзләр белән баетылган телне океаннар артындагы милләттәшләр киләчәктә саклап калу өчен тырышырмы, ни чаклы, ничек һәм ни өчен тырышыр? Социаль челтәрләрдәге бәхәсләрдә гарәп сүзләрен куллануны да  тәнкыйтьләгәннәрен еш очратырга була. “Сәясәт” дисәк тә - гарәпчә,  “вәзгыять” дисәк тә, “икътисад” дисәк тә, гарәп сүзе. “Татарстан Республикасының политик һәм экономик положениесе уңай бәяләнде” дигән җөмләне хәзерге буын татар кешесе аңлый алмас, дип әйтеп булмый. Бер дигән аңлашыла торган җөмлә!  Татар гына түгел, моны руслар да аңлый ала, хәтта 70 процентын инглизләр, французлар да төшенә! Менә бит безнең  татар телебез нинди!!! Карап торам да, бүгенге матбугат һәм мәгълүмат чаралары менә шундыйрак җөмләләрдән торган хәбәрләргә омтыла. Син нәрсә: сәясәт, икътисад, вәзгыять – боларны кем аңлый? Бу татар халкын телсез калдыру гына түгел (болай дәвам ителсә, татарча сүзләр бер-бер артлы “архаизм” га әйләнәчәк), аны аңгыра, акылы зәгыйфь милләт итеп күрсәтү. “Татар укучысы, тыңлаучысы аны да аңламый, моны да аңламый, сарык алар”, дигәнрәк сүз бу. Гарәп-фарсы сүзләре бөтен төрки телләргә үтеп кергән, кайсында алар бик аз, кайсында шактый. Тик халкыбыз аларны саф гарәпчә, фарсыча кулланмый,  әйтелешләрен ана телебезгә яраклаштырган.  Шунлыктан алар безгә татар теленең үз сүзләре кебек тоела. Авылдагы әби-бабайлар өчен дә “презентация” гә караганда,  гарәпчәдән кергән “тәкъдир итү”  аңлаешлы һәм җаннарына якын. Татар теленең табигатендә, гомумән, “ц» хәрефе юк.  “Тәкъдир итү” урынына “таныту” сүзен дә кулланырга мөмкин. “Китап таныту кичәсе”, “Фәлән проектны таныту җыены” дигәч, кайсы татар аңлый алмас? Без рус теленнән яки аның аркылы кергән латин, грек тамырлы сүзләрне әйткәндә, рус акценты белән сөйләшәбез. Безнең татарча “А”, “О” хәрефләре дә руслаша.  Ә руслар үзләре башка телләрдән алынган сүзләрне оригиналенчә әйтми, үз теленә яраклаштыра. “Голливуд”ны ул беркайчан да инглизчә “Һоливуд” дими. Ә без, татарлар, русча сүз дигәндә үзгәртмичә кулланырга омтылабыз. Моннан берничә ел элек мине Төркиядәге рус теле укытучылары өчен әзерләнгән бер семинарга чакырдылар. Ул Истанбулда үтте. Анда Мәскәү университеты (МГУ) тел галимнәре чыгыш ясады. Русларда да тел проблемы хәттин ашкан икән. Төрле чүп-чар белән рус теле шыплап тулган икән. Кыскасы, Мәскәү галимнәре  сәгатьләр буе рус теленә бетү куркынычы янаганлыгын  сөйләделәр. Ә минем аларны тынычландырасы килде: “Курыкмагыз, җир йөзендә бер рус телле руслар калмаса да, рус телен татарлар бер дигән итеп яшәтәчәк!” “Татар блогерлары” сәхифәсендәге фикерләр редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев