Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан студентларына Планетарийга керү билетына ташлама тәкъдим ителә

25 гыйнвар Россиядә Студент көне буларак билгеләп үтелә, шулай ук аны Татьяна көне дип тә атыйлар. Казан федераль университеты бу уңайдан, 25-29 гыйнварда теләсә кайсы уку йортының студентлары өчен КФУның Планетариена керү билетына 50 процентлы ташлама тәкъдим итә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте. КФУның Астрономия обсерваториясе базасында төзелгән заманча планетарий әле 2013 елда гына ачылган иде. Биредә күк йөзен телескоплар аша күзәтергә, интерактив экспозицияләр, астрономиягә багышланган күргәзмәләр белән танышырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев