Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Kazan Startup Weekend" инновацион проектлар бәйгесендә Татарстан пенсионерлары да катнашачак

27 ноябрьдә узачак “Kazan Startup Weekend” инновацион проектлар бәйгесендә Татарстан пенсионерлары “KSW Old School” дип аталган аерым номинациядә үз стартапларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Республикада өлкән буын вәкилләренә яшь программистлар ярдәмендә үз идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлек булдырылды. Тәҗрибә күрсәткәнчә, пенсионерларны төрле юнәлешләр кызыксындыра: психология, экология, социаль әһәмияткә ия идеяләрен алар IT-технологияләр ярдәмендә гамәлгә куярга хыяллана. Бәйгене оештыручылар иң кызыклы һәм файдалы идеяләр чынга ашырылачак дип вәгъдә итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев